Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ак шәрабтан да әйбәте юк

Русия шәраб белгечләренең күптәнге бәхәсенә, ниһаять, нокта куелмакчы. Мәскәүнең баш наркологы Евгений Брюн алкогольле эчемлекләр арасында кеше сәламәтлегенә иң зыянсызы итеп ак шәрабны күрсәтте.

                                                    Ил башкаласында үткән конференциядә абруйлы белгеч шәраб куллану барышында бу гамәлнең нечкәлекләренә аерым тукталды. Бу өлкәдә төп таләп итеп артыгын эчмәү куела. Хәмернең һәркайсында токсиннар бар, күләм арту белән организмның агулануы да көчәя. Шуңа да артыгын куллану киңәш ителми. Каршы очракта, сәламәтлеккә куркыныч яный.

                                                    Ак шәрабның өстенлеге шунда: ул тән сихәтлеге белән бергә, җан тынычлыгы да бирә, ди белгеч. Шушы уңайдан Брюн әфәнде Көнчыгыш шагыйрьләренең шәрабка юкка мәдхия җырламавын мисал итеп китерде.
                                                    Ак шәраб калдыкларын организмнан кудыру юнәлешендә нәтиҗәле төп алымнарның берсе булып эчке мәҗлесендә тәнәфесләрне күбрәк ясау тора. Гомумән, спиртлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыян салуын онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Сәламәтлек Актаныш яңалыклары Саулык Актаныш хәбәрләре Саулыгым-байлыгым