Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинанты

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

           «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды.

          Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.

         Актаныш районы үзәк хастаханәсенә караган Аккүз фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Хәмдегали кызы Анамова "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре" номинациясендә катнаша. Якташыбызның җиңүгә ирешүенә без дә ярдәм итә алабыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эшчәнлек» — «Конкурслар» — «Ак чәчәкләр» — «Ак чәчәкләр 2022» бүлегендәге сылтама буенча кереп, конкурсантлар белән танышырга һәм тавыш бирергә мөмкин.  «Җиңүчене сайлап алганда интернет-тавыш бирү мөһим роль уйный», - дип өстәделәр ведомствода.

            ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, җиңүчеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк.

Язманы "Татар-информ" чыганакларына нигезләнеп әзерләдек.

             

         

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/el-tabiby-ak-cacaklar-2022-baigese-nominantlary-ocen-tavys-biru-baslandy-5855125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев