АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ: Район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев- Ситуацияне тамырдан үзгәртергә уйлыйбыз
Актаныш район үзәк хастаханәсе поликлиникасының заманча төзекләндерелеше авыл районнарының гына түгел, кайбер шәһәр сәламәтлек саклау үзәкләрен көнләштерерлек. Төзекләндерү берничә этапта башкарылып поликлиника тулысынча бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торган бинага әйләнде. Россиякүләм игълан ителгән “Сәламәтлек” федераль проекты кысаларында 2018 елда Актаныш поликлиникасына һәм хатын-кызлар консультациясе урнашкан бүлеккә 51 миллион сумлык төзекләндерү үткәрелгән.
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев заманча ремонт белән бергә барлык җиһазларның да көн таләпләренә туры килә торганнары кайтартылды, ди:
- 2021 елда хастаханәне ремонтлауның икенче этабы булды. Диагностика өлеше- рентген, УЗИ, эндоскопия, ЭКГ аппаратларында тикшерү, физиотерапия, лаборатория өлешеләре төзекләндерелде. Алар өр-яңадан җиһазландырылды, безнең белгечләр һәм райондашларыбыз өчен барлык уңайлыклар тудырылды.
- Айдар Рәфкатович, әйе, поликлиникадагы уңайлыкларны без күреп торабыз. Чыннан да һәр тарафта заманча җиһазланыш, яхшы ремонт, шуңа өстәп чисталык, пөхтәлек, матурлык. Авыруларны дәвалау бүлекләренә кайчан шундый төзекләндерү үткәрелер икән? Узган атнада гына шәхсән минем үземә балалар бүлегендә ятучы анадан бүлектәге мохиттан зарланып фото, аудиоязмалар килде. Мин инде аны сезгә дә юлладым. Кызганыч, зарланучының сүзләрендә хаклык юк түгел.
- Мин үзебезнең райондашларга хастаханә тормышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтәм. Чыннан да канәгатьсезлек белдерүчеләр бар. Кабул итү буенча, стационар дәвалау бүлекләрендә ятып дәваланучылар эчке мохиттан риза түгел. Сигнал керү белән тиз арада хәлне төзәтәбез, форс-мажор ситуацияләрдә тиз реакция ясыйбыз- торба да тишелми тормый, кран да ватыла. Әйе, безнең ятып дәвалану бүлекләренең барысына да капиталь төзекләндерү кирәк.
- Соңгы тапкыр хастаханәдәге бүлекләргә 2010 елда ремонт ясалган, димәк, 12 ел вакыт үтеп киткән. Бу вакыт эчендә безнең яшәешебез шактый үзгәрде, димәк безнең хастаханә бүлекләрендәге мохит мораль яктан да искергән булып чыга. Бу хәлне төзәтү буенча нинди дә булса хәрәкәт бармы?
- Әйе, яхшыга без тиз өйрәнәбез. Поликлиника белән хастаханә өлеше бермә-бер аерыла. Хирургия, балалар бүлеге, терапия, реанимация, инфекцион авыруларны дәвалау бүлеге, бала тудыру бүлеге, гинекология бүлеген ремонтлау өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза яздык. 130 миллион сумлык ремонтка техник задание эшләдек. Хастаханәне ремонтлау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәтенең планында торабыз. Әмма әле төзекләндерүнең вакыты һәм суммасы раслану көтә.Без үзебездән торганны эшләдек. Әле республикада ремонтланмаган хастаханәләр бик күп. Әле безнең хастаханә безне һәм халыкны канәгатьләндермәсә дә, иң начары түгел. Без үзебезнең сәламәтлек саклау бинасын һәрвакыт яхшырту буенча уйланабыз.
- Стационар бүлекләр турында аңлашылды. Әле безнең ашыгыч ярдәм бүлеге дә бик кызганыч хәлдә.
- Чыннан да ашыгыч ярдәм бүлегенең мәйданы нибары 160 квадрат метрны тәшкил итә, фельдшерларга да, авыруларга да уңайлыклар юк. Бу ситуацияне тамырдан үзгәртергә уйлыйбыз- хастаханә каршына яңа бина төзергә җыенабыз. Ул 960 квадрат метрны биләгән диагоностика һәм кабул итү бүлеге булачак. Проект өчен 5 миллион сумнан артыграк акча бирелде. Бүген яңа бинаның проекты әзер, экспертиза үтә. Тикшерү узганнан соң төзелеш эшләрен башлап җибәрәчәкбез.
-Яңа бина нинди хезмәтләр күрсәтәчәк?
- Ашыгыч ярдәм машинасы Ленин проспектыннан туп-туры шушында киләчәк. Авырулар өчен шокка каршы кабинет, кичектергесез авырулар ята торган палата, изоляторлар булачак. Диагностика бүлегендә ФГДС, УЗИ , рентген аппаратлары, лабораториянең бер өлеше урнашачак. Ә диагноз куелган авыруларны каталкага яткырып үзәк бина белән тоташтырылган коридор аша хастаханә бүлекләренә алып чыгабыз. Ашыгыч ярдәм бинасы реанимация, компьютер томографы диагностикасы белән дә тоташа.
Район үзәк хастаханәсенә “Беренчел звеноны модернизацияләү” проекты кысаларында 2021 елның сентябрендә компьютер томографы кайтартылган иде. Әлеге куәтле тикшерү җиһазы аша 2021 елда 1000гә якын тикшерү үткәрелгән. Бу ковид авыруының иң көчәйгән вакытына туры килә. 2022 елда 1600 тикшерү үткәрелә.
2022 елда да заманча җиһазлар белән тәэмин ителеш тукталып калмаган. МНКТ компаниясе ярдәме белән лаборатор тикшерү өчен 3 миллион сумлык биохимик анализатор сатып алынган.
Айдар Хәев тиздән күзне тикшерү өчен 3 миллионлык махсус томограф кайтачагын да әйтте.
Әңгәмәдәш- Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев