Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Әбугалисина аны иң көчле дару үсемлеге дип атаган

Кара тмин серләре...

                           Кара тмин бик күп авырулар вакытында файдаланыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә: «Кара тминда үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле.

Ниләр беләбез бу үсемлек турында?

                           Кандагы шикәр күләме һәм холестеринның артык булуы бүгенге көн проблемасы. Ул яшьләрне дә, өлкәннәрне дә урап узмый. Аны нормада тоту өчен туклану рационын гел күзәтеп торырга кирәк. Әйтик, рационга калинджи яки кара тмин (әнис) керткәндә хәлләр күпкә яхшырыр, дип яза Express чыганагы.

                           Дәва буларак ул өч меңләп ел куллынылышта инде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә: «Кара тминда үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле.

94 кеше белән уздырылган тикшеренүләр өч ай дәвамында аны кулланган кешеләрнең канында шикәр күләмен нормага китерүен ачыкларга ярдәм иткән.

                           Кара тмин кандагы холестеринны да киметә. 17 фәнни тикшеренү нәтиҗәләре тәмләткечнең “начар” холестеринны һәм триглицеридларны киметүен күрсәтә.

                           Шикәр авыруына дучар булган 94 кеше белән уздырылган тикшерүләр уңай нәтиҗә биргән. 12 атна дәвамында ике грамм кара тмин кабул итеп тору холестеринны да, ЛПНПны да төшергән.

                           Чит ил басмалары кара тмин коронавирустан да савыгырга ярдәм ит, ди. Тикшеренү барышында 80 мг тмин кабул иткән авыруларның коронавирус билгеләрен башында ук юк итүгә ирешүе ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Киңәш Киңәш итеп Бу файдалы Актаныш яңалыклары Саулык Файдалы мәгълүмат Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Саулыгым-байлыгым Тмин