Актаныш

Чишмә суын эчәсезме?

Аны искиткеч файдалы диләр бит. Ә шулай да сакланганны, Ходай, саклармын , дигән!

                                                   Язгы чорда чишмә суын кайнатмыйча эчү киңәш ителми, чөнки су составында паразитлар булырга мөмкин. Мондый хәвеф турында Мәскәүнең Боткин дәваханәсенең гастроэнтерология бүлеге табибы Светлана Осипова кисәтә. Табиб русиялеләргә  сулыклардагы һәм дачаларда калган сулар вирусларны котырткычлар өчен кулай җирлек булып торуны искә төшерде. Осипова әйтүенчә, мондый су эчеп агулану организмда тиз үк чагылмаска да мөмкин.

                                                   “Аеруча язгы, кар сулары туфракны юган вакытта саклана бу хәвеф. Чөнки туфрак белән бергә җр өстеннән төрле хайваннарның нәҗесләре дә юыла”, – дип аңлата медик. Бу уңайдан Осипова чишмә суларын кайнатып эчәргә киңәш итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: