Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Дару үз бакчабызда үсә

Укропны тәмләткеч итеп кенә түгел, дәвалану чарасы буларак та кулланалар.

                                      Аның составында А, В, С, Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, аскорбин кислотасы бар. Әлеге яшел тәмләткечне даими куллану нәтиҗәсендә кан кислородка белән туена, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге яхшыра.

                                      Укроп ботагы белән яфрагында баш миендәге кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын киңәйтә торган анетин бар, бу матдә аларга файдалы микро һәм макроэлементлар белән тукланырга ярдәм итә. Ул нерв системасын тынычландыра, организмдагы ашкайнату процессын көйли, организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта, ютәлдән дә файдасы бар.

                                      Бөердә һәм үт куыгында таш булганнан: ике аш кашыгы ваклап туралган укроп өстенә 400 мл кайнар су салып, өстен каплап, 15-30 минут төнәтегез. Сөзегез һәм җылы килеш көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне 2-3 атна дәвамында эчәргә киңәш ителә.

                                      Гипертониядән (югары кан басымы): 1 аш кашыгы киптереп ваклаган укропка 150-200 мл су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өчкә бүлеп эчәләр.

                                      Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан: ике чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчегез. Бронхит, пневмония вакытында: 500 мл кайнар суга 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып төнәтәгез һәм көнгә өч тапкыр ач карынга 100әр мл эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Татарстан Республикасы Актаныш таңнары