Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Герпестан котылу ысуллары

Салкын тигәннән соң еш кына иренгә герпес чыга. Халык медицинасы бу проблеманы чишүнең берничә ысулын тәкъдим итә.

  • Мамык тампонын 1,5 процентлы сөткә манып, герпес чыккан урынга сөртергә. Сөтне юмагыз, кипкәнче тотыгыз. Ашарга, эчәргә дә ярамый. Процедураны 2-3 сәгать саен кабатларга кирәк. Кичкә герпесның эзе генә калачак.

 

  • Татлы тамыр (солодка) шулай ук герпеска каршы яхшы чара булып тора. Аны порошок итеп изәсе, шуңа кайнар су өстисе. Куе ботка халәтенә җиткәч герпес чыккан урынга сөртергә. Моны төнгә каршы, йоклар алдыннан эшләп, иртән юып алырга кирәк.

 

  • Герпес кабарып чыкса, водород перекисен 2-3 сәгать саен сөртегез. Кичкә инфекция беткән булыр.

 

  • Бер тырнак сарымсакны изеп, герпес чыккан урынга куйсагыз, ярдәме тими калмас.

 

  • Бөтнекнең эфир маен инфекция зыян салган урынга сөртсәгез, герпес бетәр. Моны көнгә өч тапкыр эшләргә кирәк.

 

  • Һәр ике сәгать саен алоэ согын герпеска сөртсәгез, шулай ук булышачак. Алоэ яфрагын үзен ярып та, авырту чыккан урынга куярга киңәш ителә. Бу ысул да ярдәм итәчәк.

 

  • Боз мондый авыру вакытында ярдәм итмәскә тиеш төсле. Әмма сез герпес чыга башлавын сизүгә бозны шул урынга куйсагыз, шешенү бетәчәк, организм инфекция белән тизрәк көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев