Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Әгәр дә уртлар бозылса...

Еш кына теш урты яки авыз куышлыгы бозыла.

Аннан котылу өчен бу рецептларны әзерләгез, файдасын күрми калмассыз.

  1. 1 литр кайнап суынган суга бишәр аш кашыгы прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен салып эшлиләр. Әлеге эремәләр белән авызны ешрак чайкатсагыз, авыз куышлыгы бозылудан котылырсыз.
  2. 1 литр кайнап суытылган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 15 тамчы 5 процентлы йод алына.

Теш сызлаганда:

   1 аш кашыгы кайнаган суга яртышар кашык прополис һәм алтын тамырның спиртлы төнәтмәләрен кушып кабалар һәм ярты сәгать авызда тоталар. Башта уртларыгыз әрнер, аннан ияләшер. Моны көненә 3 тапкыр кабатлагыз. Прополис дәвалый, ә спирт микробларны үтерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш итеп Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев