Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Наркотикларга “юк“ дип әйтик

Дөнья үзгәргән саен көндәлек мәшәкатьләр дә үзгәрә һәм арта бара. Элек наркотик матдәләргә каршы көрәш дип сөйләсәк, хәзер инде спайс дигәне барлыкка килде. Балаларыбызны әлеге заман афәтеннән саклау безнең - өлкән буынның төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки нәкъ менә яшүсмер вакытта тыелган җимешне татып карыйсы килү теләге көчле була....

Дөнья үзгәргән саен көндәлек мәшәкатьләр дә үзгәрә һәм арта бара. Элек наркотик матдәләргә каршы көрәш дип сөйләсәк, хәзер инде спайс дигәне барлыкка килде.
Балаларыбызны әлеге заман афәтеннән саклау безнең - өлкән буынның төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки нәкъ менә яшүсмер вакытта тыелган җимешне татып карыйсы килү теләге көчле була. Бер тапкыр аны татып карагач, инде котылырмын димә. Атна башында Актанышның 2нче мәктәбендә "Мәгариф учреждениеләрендә наркоманиягә һәм психоактив матдәләргә каршы профилактика" дигән темага үткәрелгән ведомствоара семинарда да бу хакта күп сөйләнде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, мәктәп директорлары, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, социаль педагоглар катнашты.
Семинар 2нче мәктәп укучылары тарафыннан куелган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Әлеге чыгыштан ук наркотикларның кеше тормышына ничек тискәре тәэсир иткәнлеген күрергә мөмкин иде.
Чыннан да, соңгы елларда республикада наркотик кулланучылар арасында балаларның артуы аеруча борчу тудыра. Югыйсә мәгариф учреждениеләрендә наркотикларга каршы көрәш тәрбияви эшчәнлекнең бер төре булып тора. Укытучылар, психологлар укучылар арасында күпме генә профилактика чаралары үткәрүгә карамастан, наркотик кулланучы балалар арта. Моны психологлар ата-аналарның балаларына игътибар җитмәүдән дә дип исәпли. Чөнки бала шәхесе формалашуда гаилә төп урынны алып тора. Күп ата-ана, наркотиклар турында сөйли башлауга, әлеге проблема минем балама кагылмый, дип уйлый. Кайберләре исә баласының наркотик матдәләр куллануын яшерә. Кайберләре инде әхлакый кыйммәтләрне санга сукмыйча, акча артыннан куып, баласына тиешенчә игътибар биреп җиткерми.
- Җирлектә наркоманиянең чәчәк атуына юл куймау өчен системалы эш булдыру зарур. Әлеге системаның беренче баскычын мәктәпләр тәшкил итә. Районда психологик үзәкнең булуы да зур плюс. Аларның үз алымнары, тикшерү өчен тестлары бар. Әти-әниләргә аңлату эшләре алып баруда да өлешләре зур. Үзегез беләсез, хәзер наркотикларның спайс дигән төре килеп керде. Нинди наркотик кулланганны кан анализлары күрсәтсә, спайсларны кан анализы аша белеп булмый. Аларны тикшерү өчен Чаллы, Казан шәһәрләренә җибәрергә кирәк. Тик баланың спайс куллануын аның үз-үзен тотышыннан белеп була. Спайс кулланган бала үзен ничек тота? Менә шулар хакында ата-аналарга ныклап төшендерергә кирәк, - дип фикерләре белән уртаклашты Ландыш Шәмсунова.
Семинарда катнашучылар психологлар үткәргән тренингларда булып, үзләренә күп кенә файдалы кулланмалар алдылар.
Семинарның икенче өлешендә районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы да үткәрелде. Биредә табиб-наркологлар Ленар Минхуҗин һәм Иршат Зәкиев наркотик һәм психоактив матдәләрнең кеше организмына зыяны турында сөйләделәр.
- Телевизорлардан наркотик, спайслар куллануның нинди аяныч хәлләргә китергәнен әледән-әле күрсәтеп торалар. Аларны куллангач, кәеф күтәрелә, кеше үзен һавада йөргәндәй хис итә башлый. Болар берникадәр наркотикларны рекламалауга да керә. Киноларда бу сюжетларны шул тикле оста итеп файдаланалар. Бер генә яшүсмер дә, наркотик яки синтетик наркотик куллангач шундый хәлгә төшәм, дип татып карамый. Аның кәефен күтәрәсе килә. Ләкин спайслар кәефне генә күтәреп калмый, ә бәлки баш миен зарарлый. Кеше аңын югалта, параличланырга, хәтта үләргә дә мөмкин. Спайс куллану - ул дихлофос яисә ацетон кабу белән бер, - ди Ленар Минхуҗин.
- Үзебезнең җирлектә дә спайс кулланган дүрт кеше хастаханәгә китерелде. Наркотик кулланучы бер кеше диспансер исәптә тора. Без аны һәрдаим күзәтүдә тотабыз, - ди Иршат Зәкиев.
Сөйләшү барышында риск төркеменә кергән балаларга наркотик матдәләр куллануга тестлар үткәрергә кирәклегенә дә басым ясалды. Шулай ук, мәктәпләрдә тәмәке тартучы, сыра кулланучы укучыларны исәпкә алырга, аларга аңлату эшләре алып барырга кирәклеге кат-кат ассызыкланды. Модага санап, тәмәке тартучы, сыра эчүче яшүсмерне киләчәктә эчкече булмас дип кем гарантия бирә ала?
- Шуның өчен дә һәрбер мәктәптә тәмәке тарткан, сыра эчкән укучыларны барлап, аларны күзәтүдә тотарга тиешсез. Кичләрен дә аларны күз уңыннан ычкындырмау зарур, - дип мөрәҗәгать итте мәгариф хезмәткәрләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов.
Бер генә ата-ана да, тәмәке тарт, дип баласының кесәсенә тәмәке тыгып җибәрми. Укучылар аларны кибетләрдән сатып ала. 18 яше дә тулмаган яшүсмергә тайчынмыйча тәмәке, сыра саткан кибетчеләрне берничек тә аклап булмый. Кибетләрдә тиешле вакытларда гына һәм 18 яше тулганнарга гына спиртлы эчемлекләрне сатуны контрольгә алуны көчәйтергә иде, дип мөрәҗәгать итте мәктәп директорлары. Бу аеруча авыл җирлекләрендәге кибетләргә кагыла. Иртәнге сәгать 10 тулганчы аларда спиртлы эчемлекләр сату очраклары әледән-әле очрап тора. Полиция хезмәткәрләренә, участок инспекторларына да бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.
Тиздән укучыларның җәйге каникуллары җитә. Җирлекләргә шәһәрдән балалар, студентлар кайтачак. Алар үзләре белән спайслар алып кайтмаслар дип берәү дә кистереп әйтә алмый. Шуның өчен барыбыздан да уяулык, сизгерлек сорала. Ничек тә заман афәтеннән балаларыбызны саклыйк, яклыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев