Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

РЕЙДЛАР МАКСАТЫ: Су коенганда - аянычлы хәлләр булмасын!(+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)

Соңгы көннәрдә республикада коры, кояшлы һава шартлары тора. Күпләр эсселектән котылу өчен суга керергә ашыга. Бүген Актаныш районының 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов, вәкаләтле вәкилләр һәм вакытлы матбугат хезмәткәрләре катнашында Актанышның су керү урыннарына чираттагы рейдка чыгылды.

 Коену - исә аяныч та тәмамланырга мөмкин. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан су коенганда игътибарлы булырга кирәклеген кисәтәбез. Рәсми мәгълүматләр буенча, Россия буенча һәр елны 10000 чамасы кеше суга бата...  Куркыныч сан, җәмәгать!

Су коену кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим. Су керү өчен махсус җиһазландырылган, коткаручылар булган гына пляжларны сайлагыз. Суга батучыга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белү дә зарур. Ә ата-аналар инде, бала суга кергәнче, аны үзләре тикшереп карарга:температура ничек, тирәнлеген искә алырга тиеш! Баланың үзен генә су коенырга җибәрмәгез. Сезнең белән янәшәдә булган очракта да, күздән югалтмагыз.

Реклама

 

Хөрмәтле райондшлар! Ямьле җәйләр барчабыгызда да күңелле мизгелләр генә бүләк итсен!

Фотохәбәрчебез Раил ХАРИСОВТАН фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Су коенганда Рейд