Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре!

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.

               Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлап үтәсе килә.
                 Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак район халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Хастаханәгә һәркем, медосмотрлардан кала билгеле, нинди дә булса проблема белән мөрәжәгать итә. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова Актаныш-информ Шәфкать туташлары көне