СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА: 2018 елда нәтиҗәле хезмәт куйган ак халатлы шәфкать ияләре аталды (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)
2018 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш районында иң яхшы гомумгамәли табиблар билгеләнде.
1 дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә Ибрагимова Рифа Саняф кызы лаек булды. 2 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия Мөхәмәдиева Лилия Илгиз кызына тапшырылды. 3 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән Коурбанова Светлана Бәхтияр кызы хөрмәтәнде.
Җирлек халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүен, эшнең яхшы оештырылуын исәпкә алып, фельдшер-акушерлык пунктлары арасында 1 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән Теләкәй авылының ФАПты бүләкләне , фельдшер – Галимҗанова Ләйля Расих кызы; 2 дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә Иске Сәфәр ФАПы ия булды, фельдшер –Мөхәмәдиева Дамира Хамис кызы; 3 дәрәҗә диплом һәм акчалата премия Иске Кормаш ФАПына тапшырылды, фельдшер – Гәрәева Лениза Зирзис кызы.
Шулай ук ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Югары Богады ФАПы, фельдшер – Хөсаенова Розалия Индус кызы; Түбән Гәрәй ФАПы, фельдшер Нуруллина Миляуша Фарит кызы билгеләп үтелде,алар диплом һәм акчалата премия белән хөрмәтләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев