Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

СОРАУ СЕЗДӘН-ҖАВАБЫ БЕЗДӘН:Июльдә нинди үләннәр җыярга икән?

Менә алар! Июльдә җыела торган үләннәр:

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.

Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы артык тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.

Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.

Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.

Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.

Су борычы (горец перечный) – тире авыруларына каршы кулланыла.

Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.

Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Республикасы Актаныш таңнары Татаарстан Татарлар Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Татар журналистикасы