Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табанлыкүлдәге ФАП авылны саклаучы үзәк ул!

Бүген районыбызда илебездә тормышка ашырылучы бик күп милли проектларның берсе - «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында 156 кеше яши торган кече авыл -Табанлыкүлдә фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Табанлыкүл авылы халкының шатлыклы вакыйгасын уртаклашырга районыбыз җитәкчелеге дә килде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Табанлыкүлдә бүген икеләтә бәйрәм булуын әйтеп авыл халкына иң изге теләкләрен җиткерде:

-Элек-электән сайлау бәйрәм дип кабул ителде. Чыннан да бүген без илебезнең киләчәген сайлыйбыз, дәүләтнең идарә итү системасында катнашабыз.

Илебездә алып барылган сәясәт һәм икътисадның нәтиҗәсе булып менә шундый фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Бу ФАПлар сезгә озак хезмәт итсен, авырмагыз, исән-сау яшәгез, бирегә профилактик чаралар үтәргә генә килергә язсын сезгә, -диде Ленар Рафак улы. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында бүгенге көнгә 17 ФАП ачылуын әйтте.

2023 елда районыбызның 8 ФАПына һәм Байсар амбулаториясенә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Ике яңа ФАП төзелгән. 2024 елда Иске Әлем, Теләкәй, Бикчәнтәй һәм Яңа Җияштәге ФАПларга, Такталачык һәм Татар Суыксуындагы табиблык амбулаториясенә капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. 

-Болар барысы да халык файдасына, авыл халкының сәламәтлеген кайгырту максаты белән эшләнә,- диде Айдар Рәфгать улы.

Табанлыкүл авылында яңа модульле ФАП 156 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл фельдшеры Әлфия Хөсәенова районда тәҗрибәле медицина хезмәткәрләренең берсе. 35 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора ул.  

Табанлыкүлнең пунктын программага кертеп сафка бастырудагы ярдәмнәре һәм аның тирә-ягын төзекләндергәннәре өчен авыл һәм хуҗалык җитәкчеләре район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. 

Ләйсән Газизова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев