Талпан тешләгәндә йога торган авырулардан ничек сакланырга?
Иң мөһиме-талпаннарның тешләвенә юл куймау. Аның өчен шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәк. Талпан тешләве ешрак урманда ял иткәндә була. Урманга җыенганда, кием астына талпаннар кадалу мөмкинлеген киметерлек итеп -ябык киемнәр кияргә кирәк. Ял иткәндә үләнгә утырырга, ятарга ярамый. Ял итү өчен куе биек ускән үләннәр аз булган, кояш яктылыгы төшкән урыннарны сайларга кирәк.
Үз-үзенне, яки бер-береңне талпан кадалмауга карауның да әһәмияте бик зур. Ул урманда булган һәр 1-2 сәгать саен, киемнәрен салмыйча, кием өслегендә, шулай ук тәннең ачык өлешләрендә талпан табу максатыннан үткәрелә. Урманнан кайткач тәнне һәм кием-салымны җентекләп тикшерергә кирәк. Колак арты, култык асты һәм касык өлкәсе, корсакның аскы өлеше-талпан кадалу өчен яраткан урыннар. Кешеләрне талпаннардан саклану өчен махсус куркыта торган чаралар - репеллентлар да кулланырга мөмкин.
Талпан тешләгән очракта кичекмичә медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аеруча мөһим профилактик чаралардан вируслы талпан энцефалиты таралган эндемик төбәкләрдә (шул исәптән безнең Актаныш районында) яшәүчеләр өчен вакцинация. Планлы вакцинация эндемик территорияләрдә яшәүчеләргә ноябрьдән мартка кадәр тәкъдим ителә. Ревакцинация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Талпан энцефалитына каршы специфик булмаган профилактика акарицид чаралары белән зарарлану куркынычы зур булган территорияләрне эшкәртүне үз эченә ала.
Хафизова Л.М. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Яр Чаллы территориаль бүлек җитәкче урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев