Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татар Ямалысы ФАПын төзү өчен «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Бүген районыбызда зур бәйрәм тантаналары гөрли. Халкыбыз илебезне ышанычлы кулларга тапшыру өчен сайлау участокларына барып үз тавышын бирә, ә ике авылыбызда өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Татар Ямалысы авылындагы яңа модульле ФАПны сафка бастыру өчен «Сәламәтлек» федераль милли проекты кысаларында 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Татар Ямалысы авылы ФАПын ачу тантанасына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

Авыл халкын бәйрәм белән котлап ныклы саулык, сәламәтлек теләде. Киләчәктә яңа ФАП янәшәсендә мәдәният сарае да булачак дип яңа өметләр уятты районыбыз башлыгы. 

2012 елда медицина-санитария оешмаларын яңарту программасы кысаларында районыбыз авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә башлаган иде. 

Соңгы елларда "Сәламәтлек" федераль милли проекты ярдәмендә дә төзелгәннәрен исәпкә алсак, 12 ел эчендә районда яңа 17 ФАП ачылган. 

Елдан-ел мондый ФАПларны төзү камилләшә, медицина җиһазларының да сыйфатлылары, кирәклеләре кайтарыла. Әйтик, бүген ачылган Татар Ямалысы авылындагысында баш миенә зыян килсә дә, йөрәк авыртса да ярдәм күрсәтерлек җиһазлары бар хәзер.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен 1, 5 миллион сумлык 64 төрдәге аппаратура белән баетылган пункт бу.  

ФАП мөдире Гөлсинә Хафизовага ярдәмче дә билгеләгәннәр. Райондагы 55 авыл фельдшерының Татарстан Республикасы Рәисенең Россиядә кертелгән пилот проектка кушылуы нәтиҗәсендә ярдәмчеләре бар. 3 ай дәвамында курслар узганнан соң бу белгечләр фельдшерларга төрлечә ярдәм итәләр.

46 ел буена Татар Ямалысы авылы халкының сәламәтлеге сагында торган Гөлсинә апа бу яңалыкларга сөенеп туя алмый. Әйе кайчандыр ат җигеп Актаныштан медикаментлар алып кайту, салкын бинада эшләү еллары инде бик артта калды. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчеләренә төзүчеләргә районыбыз медицина өлкәсен ныгытудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  ФАПның тирә-ягын матурлау, төзү-төзекләндерү, бинаны җылыту өчен газ, электр кертү, башка мәшәкатьләр үзебезнең җитәкчелек ярдәме белән хәл ителә.

Ләйсән Газизова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев