Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татлы эчемлекләрнең бу тәэсирен белә идегезме?

АКШның Джорджия һәм Көньяк Калифорния Университетлары галимнәре эксприментлар үткәргән һәм татлы эчемлекләр куллануның көтелмәгән нәтиҗәләрен ачыклаган.

                                                           Фәнни эш нәтиҗәләренә ярашлы, составында шикәр булган эчемлекләр балаларның хәтерен начарайта һәм белем алу сәләтен киметә.

                                                           Тикшеренү барышында белгечләр кече яшьтә шикәрле су эчкән күселәрнең хәтерләре белән проблемалары булуын ачыклаган. Татлы эчемлекләр эчкән күселәрнең эчәклекләрендәге бактерияләр составы алышынган, ә бу үз чиратында ми эшчәнлегенә начар тәэсир итә.

                                                           Галимнәр тагы берничә эксперимент үткәрергә һәм сәламәт яшәү рәвеше нәтиҗәсендә шикәрле эчемлекләр куллануның кире йогынтысыннан котылып буламы икәнлеген ачыкларга планлаштыра.

                                                           Моңа кадәр Америка кардиологлар көллияте журналында фәнни эш нәтиҗәләрен бастырып чыгарганнар иде. Аңа ярашлы, популяр ясалма татландыргычлы эчемлекләр хәвефле һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра дип табылган. Тикшеренүдә 104 760 кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Киңәш итеп Татарстан яңалыклары Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре