Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Яшелчәне юып ашагыз!

Чисталык кагыйдәләрен үтәү – сәламәтлек өчен мөһим.

                                                          Еш кына: "Ашар алдыннан кулыңны ю", "Кайнамаган су эчмә", "Юылмаган җиләк-җимеш ашама" дигән сүзләр ишетәбез. Аларга игътибар итмичә калу һич ярамый. Эчәк инфекцияләре төркеменә 30дан артык авыру кереп, алар арасында дизентерия, сальмонеллез, стафилоккок, вируслы А гепатиты һ.б. очрый. Алар белән зарарлану куркынычы җәйге-көзге чорларда бермә-бер арта.

                                                         Эчәк инфекцияләрен төрле микроблар һәм вируслар барлыкка китерә. Алар туфракта, суда, төрле предметларда озак яшәргә сәләтле. Мәсәлән, начар юылган кашыкта, тәлинкәдә, ишек тоткасында һәм мебельдә очрый. Бигрәктә алар азык-төлектә, аеруча сөт ризыкларында, ит фаршында, салатта тиз үрчи. Сәламәт кеше организмына эчәк инфекцияләрен барлыкка китерүче : микроблар авыз аша ризык, су, яисә пычрак куллардан эләгә. Таныш булмаган чыганактан су эчсәң, яки "кулдан алынган", кайнатылмаган сөт куллансаң зарарланырга мөмкин. Микроблар организмга эләккәч, чир 6-8 сәгатьтән соң башлана. Тәүдә кеше үзендә хәлсезлек, сүлпәнлек тоя, аның аппетиты бозылырга, башы авыртырга мөмкин, тән температурасы күтәрелә, ялкынсыну һәм косу барлыкка килә, кысып эч авырту, сыек эренле яки канлы тизәк, сусау һәм тән калтырануы ихтимал.

                                                         Иң куркынычы - эч китү нәтиҗәсендә организм күпләп су һәм тоз югалта. Азыксыз кеше организмы атналар буе яши алса да, сусыз һәм калий, натрий, калий тозларыннан тыш бу мөмкин түгел. Су һәм тоз запасы аеруча балалар организмында аз, шуңа күрә эчәк инфекциясе аларның сәламәтлегенә, гомеренә аеруча куркыныч. Эч китүнең башлангыч чорында үзаллы дәвалануның ике хәвефсез ысулы бар: ул ач тору һәм аз порцияләр белән күп итеп су эчү. Арытаба дәвалануны медицина хезмәткәре билгеләргә тиеш. Гаиләдә берәрсе авырса, аңа аерым савыт-саба бүләргә, башкаларга ныклы чисталык булдырырга, даими кулларын юарга, санузелга дезинфекция үткәрергә киңәш ителә.

                                                         Авыру белән зарарлансагыз тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Балаларыгызны кече яшьтән кулларын даими юарга өйрәтегез, яшелчә-җимешне кулланыр алдыннан кайнар су белән чайкатыгыз. Суны һәм сөтне кайнатып куллану хәерле. Балаларның кулына алган һәр предметның чиста булуын тәэмин итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш итеп Татарстан Республикасы Файдалы мәгълүмат Татарстан яңалыклары Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре