Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә килешә

Биткә массаж эшли беләсезме?

                                                     Күнекмәләрнең системалы булуы һәм массаж технологиясен төгәл үтәү көтелгән нәтиҗәгә тиз ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Гамәлдәге җыерчыклар сизелерлек булмаячак, ә яңалары бүтән күренмәячәк.
                                                     Өй шартларында биткә массажны ничек эшләргә? Төп кагыйдәләр:
*Массаж ясаганчы 30 минут алдан биткә үләннәр нигезендә кайнар компресс эшләргә кирәк. Ул мускулларга җылынырга ярдәм итә.
*Барлык чәчләрне кулга комачауламасын өчен башлык астына кертеп куегыз.
*Кулларыгызны юыгыз, тырнакларыгызны чистартыгыз, югыйсә бит тиресенә инфекция керү куркынычы яный.
*Бит тиресенә махсус крем яки массаж өчен май сөртегез.
*Әгәр күзгә күренерлек нәтиҗәгә ирешергә теләсәгез, өйдә биткә массажны даими эшләргә тырышыгыз. Мәсәлән, 10 көн рәттән. Вакыты 10 минуттан алып 20 минутка кадәр булырга мөмкин.
Җыерчыкларга каршы бит тирсенә классик массаж.
Әлеге ысул яшьләргә дә, өлкәннәргә дә туры килә.
1.Кашларны гаҗәпләнгән кебек күтәрегез, ә иреннәрне җиңелчә сузарга, елмаерга кирәк.
2.Ирен почмакларына бармаклар белән җиңелчә генә басыгыз һәм бер минут дәвамында түгәрәк хәрәкәтләр ясагыз (даирәләр зур булырга тиеш түгел).
3.Иреннәрне торбага сузыгыз.
4.Ипләп кенә имән бармак белән борын тиресен күзнең тышкы почмакларына тартыгыз, шул ук вакытта иреннәрне торбага сузыгыз.
5.Ирен почмакларын имән бармаклар белән каршы якларга сузыгыз.
6.Имән бармаклар белән җыерчыкларга каршы күз астына җиңел массаж эшләгез.
7.Бармакларыгызны маңгаегызга куегыз һәм вертикаль хәрәкәтләр белән сыпырыгыз: каштан алып чәч тамырларына кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Киңәш Сәламәтлек Бу файдалы Актаныш яңалыклары Сәламәтлек сагында Саулык Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Саулыгым-байлыгым Белгеч киңәш итә Массаж