Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Җылы сүз дә җанга дәва булсын (Актанышта медсовет үтте)

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2015 елда эшләгән эшләренә хисап, 2016 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Кеше гомере. Кеше сәламәтлеге. Әлеге ике төшенчә бу...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2015 елда эшләгән эшләренә хисап, 2016 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты.
Кеше гомере. Кеше сәламәтлеге. Әлеге ике төшенчә бу тормышта иң әһәмиятлеседер, мөгаен. Аларның икесе дә медицина хезмәткәрләренә бәйле. Ак халатлыларның үз эшләренә намус белән караулары кеше гомерен саклап калырга, ә битарафлык, киресенчә, аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм.
Районда 31116 кеше яши, шуларның 24230ы - зурлар, 8369ы - пенсионерлар. Бер яшькәчә 290 бала бар. Халык санының елдан-ел кими баруы уйланырга этәрә. 2014 елда районда 385 бала туган булса, 2015 елда бу сан 331не генә тәшкил итә. Үлүчеләр саны, киресенчә, арткан. 2014 елда 502 кеше вафат булса, 2015 елда 507 кеше бакый дөньяга күчкән. Эш яшендәгеләрнең үлеме арту бигрәк тә аяныч. Үлүчеләр арасында беренче урынны - йөрәк-кан тамырлары авыруыннан вафат булучылар, икенче урынны - тышкы факторлар тәэсиреннән вафат булучылар, өченче урынны яман шеш авыруыннан вафат булучылар алып тора.
2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Ел барышында бу юнәлештә республика буенча бик күп эш башкарылды. Халыкка аңлатуларның да файдасы тими калмагандыр. 2014 елда районда йөрәк-кан тамырлары авыруыннан 319 кеше үлсә, 2015 елда андыйлар 241 булган. Әлеге авырудан якты дөнья белән хушлашучылар кимесә дә, тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки һәр 3-4 кешенең берсе югары кан басымыннан интегә. Авыртуны вакытлыча гына баса торган дарулар дәва була алмый. Сүз дә юк, тормыш көннән-көн катлаулана бара. Стресс, төрле киеренкелекләр сәламәтлеккә зыян сала. Шулай булгач, үз сәламәтлегебезне үзебез кайгырту зарур. Әз генә авырту сизгәндә дә кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баш миендә кан әйләнешенең бик нык бозылуы нәтиҗәсендә инсульт була. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, мидә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү андагы тукымаларның әкрен генә үлүенә китерә. Шулай булгач, инсульт кичергән кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү зарур.
Җирлектә яман шеш авыруларыннан вафат булучылар саны да елдан-ел арта. Хастаханәнең онкология кабинетында 2015 елда 90 кеше исәпкә алынган. Ә 2014 елда бу сан 120 булган. Әлеге яман авырудан хисап елында 59 кеше бакыйлыкка күчкән. Авыру күпчелек очракта диспансерлаштыру вакытында ачыклана. Үткән ел районда 4693 кеше диспансеризация үтәргә тиеш булса, аны 4518 кеше үткән. Шулардан яман шеш авыруы шиге булган 276 кеше ачыкланган, 14 кешедә яман шеш авыруы табылган. Яман шеш авыруларын башлангыч стадиясендә үк ачыклау өчен флюорография, маммография үтүгә җитди карарга кирәк. Шул чагында аларны тулысынча дәвалауга ышаныч күбрәк була. 2015 елда район буенча 3200 хатын-кыз маммография үткән. Шуларның 474ендә патология билгеләре табылган.
Узган ел 16000 кеше флюорография үтәргә тиеш булса, аны 15850 кеше үткән. Флюорография узучылар арасында 6 кешедә актив туберкулез очрагы табылган. Алар барысы да госпитализацияләнгән.
Киләчәктә бер генә кеше дә флюорография узмыйча калырга тиеш түгел. Чөнки алар арасында туберкулез белән чирләүчеләр дә булырга мөмкин. Андыйлар тирә-яктагыларның да сәламәтлеген куркыныч астына куя, - дип басым ясады Фаил Камаев.
Алкоголизм белән авыручылар зур проблема булып кала. 2015 елда 32 кеше алкоголизм интоксикациясе диагнозы белән дәвалау алган. Аларның 22 се - реанимация, 10сы терапия бүлегендә ятып чыккан.
Район үзәк хастаханәсенең республика хастаханәләре белән элемтәдә эшләве кеше гомерен саклап калуда зур роль уйный. 2015 елда җирлектән 1508 кеше консультация һәм дәвалау алу өчен республикадагы хастаханәләргә җибәрелгән.
2015 елда медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча шактый эшләр башкарылган. "Татарстан Республикасында халыкка беренче медицина ярдәмен камилләштерү" программасы кысаларында 10 фельдшер-акушерлык пунктына - 1 миллион сумлык, Байсардагы табиблык амбулаториясенә 2 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган. Чөгәнә һәм Әгъбәс авылларында модульле ФАП кулланышка тапшырылган. Әтәс җәмәгать үзәге бинасында яңа ФАП ачылган. Быел 7 ФАПка, Пучыдагы участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясау, Иске Богадыда модульле ФАП төзү планлаштырыла.
Хастаханәне яңа, заманча җиһазлар белән тулыландыру буенча да эш алып барыла. 2015 елда цифрлы яңа рентген аппараты урнаштырылган. Быел яңа УЗИ аппараты алуны да хәл итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Фаил Камаев хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтовка.
2015 елда районга "Җирле доктор" программасы буенча 3 яшь белгеч кайткан.
Сөйләшүдә Илдар Фатихов республикада сәламәтлек саклау торышына тукталды. Һәм безнең районның сәламәтлек саклау өлкәсенә карата да үз фикерләрен җиткерде.
- Сез һәрбер үлем очрагын ныклап анализларга тиеш. Бигрәк тә эш яшендәгеләрнекен. Әлеге кеше нилектән вафат булган? Хастаханәдә тиешле игътибар җитмәгәнме, әллә медикаментлар булмаганмы, яки ярдәм итү өчен аппарат юкмы? Шуларны ачыкламыйча торып, башка авыруларга ярдәм итеп булмый. Шулай ук диспансерлаштыруга җитди карагыз. Нәтиҗәләрен ныклап анализлагыз, - диде.
Халыкта җылы сүз - җанга дәва дигән әйтем бар. Хастаханәгә инде тәмам өметсезлеккә бирелеп килгән авырулар да ягымлы караштан, җылы сүзләрдән терелеп кайтып китәргә мөмкин. Яки, киресенчә...
Фаил Камаев та бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде:
- Хастаханәгә әллә нинди яхшы, заманча аппаратлар урнаштырып та, медицина хезмәткәрләре авыруларга карата тупас, дорфа булалар икән, аларның бер хезмәте дә күренми һәм халык тарафыннан уңай бәяләнми. Бу инде сезнең хезмәт күрсәткечләренә дә тискәре яктан тәэсир итә. Шуны онытмасагыз иде. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, үзегез спорт белән шөгыльләнегез. Сездән башка бер көн, бер сәгать тә тора алмыйбыз. Шуны аңлап хезмәт куйсагыз иде, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев