Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ҖИТӘКЧЕ СҮЗЕ: Игелекле, мәрхәмәтле, якты йөзле һәм тәмле телле хезмәт

Социаль хезмәткәрләр – халыкка адреслы ярдәм күрсәтү буенча эшләрне оештыручы, авыр хәлләргә юлыгучыларга хәлдән чыгу юлларын эзләүдә үзләренең барлык көчләрен бирүче кешеләр алар.

Бүген районның социаль яклау системасында  дүрт дәүләт учреждениесе эшли: социаль яклау бүлеге, 5 нче санлы матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалы, Игелек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар интернат-йорты. Әлеге учреждениеләрдә 100дән артык хезмәткәр эшли, алар көнкүреш, хокукый, икътисади, психологик яктан  нигезләнгән социаль хезмәтләр күрсәтәләр.

 

Социаль яклау һәм матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалы халык иң күп мөрәҗәгать итә торган бүлекләрдән санала. Аларга аерым категория гражданнарга социаль яклау (ярдәм) чаралары тәкъдим итү (аз керемлелек буенча субсидия, балаларга 16 яшькә кадәр түләү, балалар бакчасына йөрүчеләргә компенсация, ветераннарга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә ташламалар), республиканың реабилитация үзәкләренә бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрне санаторий-курорт дәвалануларына җибәрү, аерым  категорияләр буенча халыкка таныклыклар рәсмиләштерү (ясау) һәм бирү, картлар йортына һәм психоневрология буенча булган учреждениеләргә урнаштыру һ.б. функцияләр йөкләнгән. Әлеге учреждение белгечләре тарафыннан елга 20 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтелә. Хезмәткәрләр куелган бурычларны кыска срокларда, тулы күләмдә, өзеклекләрсез башкаралар.

 

Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген Игелек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге башкара. Ул соңгы елларда тагын да комплекслырак була бара, пенсионерларга гына түгел, катлаулы тормыш ситуациясендә калучы эшкә сәләтле яшьтәге гражданнарга да булышлык күрсәтә, гаилә иминлеген һәм социаль ятимлекне профилактикалауны үткәрә. Стационар булмаган шартларда өлкәннәргә һәм инвалидларга өйгә килеп социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү социаль ярдәмнең өстенлекле формасы булып тора. Өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге 375 инвалид һәм өлкән кешегә булышлык итә.

 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан күзәтүчесезлек, тәртип бозулар, наркомания профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча (балигъ булмаганнар арасында) чаралар оештырыла. Бүлектә уңышсыз гаиләләр дә исәптә тора, аларның саны, кызганычка каршы, даими үзгәреп тора. Бүлек белгечләре әлеге гаиләләрдә даими булып торалар, гаиләдә тәрбия идеяләрен пропагандалау һәм гаилә традицияләрен саклау максатыннан төрле чаралар, анкета тутырулар, лекцияләр үткәрәләр.

 

Актаныш картлар интернат-йорты ялгыз калган гражданнарга стационар социаль ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр анда яшәүчеләр үзләрен ялгыз, язмыш кочагына ташланган  итеп тоймасыннар өчен барлык көчләрен куеп эшлиләр.

 

Шәфкатьлелек, сизгерлек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче коллектив күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, ялгышканнарга туры юл, бик күпләргә социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә.

 

Барлык социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләрне, ветераннарыбызны  һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Яхшылыклары, мәрхәмәтлелекләре, якты йөзле һәм тәмле телле булганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Үзләренә озын гомер, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев