Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: 8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге истәлекле көннең мөһимлеген сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Заманча технологияләр кертеп, районда социаль ярдәм күрсәтүдә яңа төр хезмәтләр ачасыз. Рәсәй, республика ярдәм чараларындагы яңалыкларны гамәлгә кертеп, төрле грантларда катнашасыз, бәйгеләрдә җиңеп, үзегезнең һөнәри осталыкны арттырасыз. Район халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырткан саен, социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык сезгә күбрәк мөрәҗәгать итә. 


Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районда ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев