Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш юллары кызганыч хәлдә- Ни өчен?

Һава шартларының бертуктаусыз үзгәреп торуы юлларыбызны куркыныч хәлгә дучар итте. Башта ныгытып суытты да юеш җир өстенә кар яуды, аннан кинәт җылытты. Карны кырып чистартмагач, урамнарда кәлияләр барлыкка килде. Хәтта кайбер юлларда боз сикертмәләре аша үтәргә туры килә. Региональ юлларда, бигрәк тә Олыимән- Мөслим, Чуракай- Әгъбәс- Мөслим арасында кар бөтенләй чистартылмаган.

Бүген юл куркынычсызлыгы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов региональ юлларны карап торуга җаваплы "Татавтодор" ҖЧҖ -н кискен тәнкыйть утына тотты: 

- Актаныш районы юллары куркынычсыз, имин юллар дигән исемгә бөтенләй туры килми. Түке- Ямалы арасы, Киров- Бикчәнтәй, Бүләк-Актаныш юллары бик начар хәлдә. Әлеге юлларны район ЮХИДИ идарәсе кабат тикшереп республика комиссиясенә, "Татавтодор" , «Главдортранс» җәмгыятьләренә хатлар җибәрәчәкбез. Мондый юллар һәлакәткә илтә. Ә без- кеше гомерләре өчен җавап бирүчеләр, -диде ул утырышта катнашкан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. 

М-7 трассасының яңартылуы Актаныш районы өчен афәткә әйләнә язды. Бердән, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгәч, безнең район аша узучы трассада юл фаҗигаләре әледән әле кабатланып тора. Иң җан өшеткече- шушы юлда ике бала һәлак булды. Бу бик зур фаҗига!

Икенчедән,  юл төзүчеләр Уразай карьерыннан ком ташып, нефтьчеләр суыртылган җир маен озатканда Актаныштагы регионара юлларны ватып, җимереп бетерделәр. Район җитәкчелеге федераль юллар төзүче оешмаларны Пучы- Актаныш аралыгын төзекләндерүгә җәлеп итә алды. Ниһаять, убыла башлаган чокырлар рәтләнде. Әмма ифрат күләмдә йөк төягән автомобильләр кабат юлларыбызга зыян салмас дигән гарантия әле юк. 

Автомобиль йөртүчеләр дә юллар бозлавык дип тормый, Ленин проспектыннан, башка мөһим юллардан югары тизлектә чабалар. Нинди дә булса һәлакәт килеп чыга калса, сәбәбе бозлы кәлия генә булмаска мөмкин. Мондый тәртипсез шоферларны тәртәгә кертү көн кадагында.

Автомобиль тәрәзәләрен караңгылатып йөрүче текә яшьләребез дә арта икән. Алар законнарны хөрмәт итмәү өстенә башка райондашларның сәламәтлеген, гомеренә кизәнгәннәрен аңлап та бетермиләр. Бу уңайдан ЮХИДИ идарәсенә районның масскакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә "геройлар"ны ачыкларга рейдка чыгарга кушылды.

Утырышта юллар өчен җаваплы оешмаларга кимчелекләрне тиз арада төзәтү бурычы куелды.

Нәтиҗәсе күз алдында: Актаныш үзәгеннән 57 бистәгә чыга торган Салих Хөснияров исемендәге урманарны грейдерлап чыктылар.

Алда тротуарларны, йорт араларындагы җәяүле сукмакларын, йорт араларындагы юлларны кырдырып чистартасы бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев