Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Рөстәм Ильясов БДД утырышында: Безнең бурыч- кеше гомерләрен саклап калу!

Бүген район хакимиятендә Юл хәрәкәт куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшенә рәислек итүче башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов мондый көтелмәгән җыелуның сәбәбе- Актаныш районында юлларның бик аяныч хәлдә булуы, каралмавы, вакытында кар-боздан чистартылмавы аркасында дип алдан ук әйтеп куйды. Ә бит начар юллар фаҗига чыганагы, ә безнең җитәкчеләр халкыбызның сәламәтлеге, гомере өчен җавап бирә торган вазыйфаны били.

Районыбызның мөһим артериясе булган юллар берничә төргә бүленгән- федераль, региональ һәм муниципаль. Бүленешкә карап юлларны карп торучы оешмалар да төрле. 

Рөстәм Алмаз улы район үзәге Актаныш авылын тәртиптә тотучы "Актаныш юллары" оешмасының тиз һәм тиешле дәрәҗәдә эшләрне оештыруын билгеләп үтте. "ИТК" оешмасы җаваплылыгындагы 57 нче бистәдә дә юллар, җәяүле сукмаклары- тротуарлар чистартылып торыла. Ә менә күпфатирлы йорт араларындагы юллар чистартылудан халык та, җитәкчеләр дә канәгать түгел. "Коммунсервис" МУП-нә бу уңайдан ныклы тырышлык куярга кирәк. 

- Янгын чыга калса, бу йорт араларына пожар сүндерү машиналары керә аламы, ЮХИДИ идарәсе белән янгын сагы хезмәте рейдар үткәрегез, чистартуны бергәләп оештырыгыз. Безнең бурыч- кеше гомерләрен саклап калу!-диде Рөстәм Ильясов комиссиядә катнашучы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән 103нче янгын сагы җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зариповка. 

Һава шартларының бертуктаусыз үзгәреп торуы юлларыбызны куркыныч хәлгә дучар итте. Башта ныгытып суытты да юеш җир өстенә кар яуды, аннан кинәт җылытты. Карны кырып чистартмагач, урамнарда кәлияләр барлыкка килде. Хәтта кайбер юлларда боз сикертмәләре аша үтәргә туры килә. Региональ юлларда, бигрәк тә Олыимән- Мөслим, Чуракай- Әгъбәс- Мөслим арасында кар бөтенләй чистартылмаган.

Рөстәм Ильясов региональ юлларны карап торуга җаваплы "Татавтодор" ҖЧҖ -н кискен тәнкыйть утына тотты: 

- Актаныш районы юллары куркынычсыз, имин юллар дигән исемгә бөтенләй туры килми. Түке- Ямалы арасы, Киров- Бикчәнтәй, Бүләк-Актаныш юллары бик начар хәлдә. Әлеге юлларны район ЮХИДИ идарәсе кабат тикшереп республика комиссиясенә, "Татавтодор" , «Главдортранс» җәмгыятьләренә хатлар җибәрәчәкбез. Мондый юллар һәлакәткә илтә. Ә без- кеше гомерләре өчен җавап бирүчеләр, -диде ул утырышта катнашкан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. 

М-7 трассасының яңартылуы Актаныш районы өчен афәткә әйләнә язды. Бердән, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгәч, безнең район аша узучы трассада юл фаҗигаләре әледән әле кабатланып тора. Иң җан өшеткече- шушы юлда ике бала һәлак булды. Бу бик зур фаҗига!

Икенчедән,  юл төзүчеләр Уразай карьерыннан ком ташып, нефтьчеләр суыртылган җир маен озатканда Актаныштагы регионара юлларны ватып, җимереп бетерделәр. Район җитәкчелеге федераль юллар төзүче оешмаларны Пучы- Актаныш аралыгын төзекләндерүгә җәлеп итә алды. Ниһаять, убыла башлаган чокырлар рәтләнде. Әмма ифрат күләмдә йөк төягән автомобильләр кабат юлларыбызга зыян салмас дигән гарантия әле юк. 

Автомобиль йөртүчеләр дә юллар бозлавык дип тормый, Ленин проспектыннан, башка мөһим юллардан югары тизлектә чабалар. Нинди дә булса һәлакәт килеп чыга калса, сәбәбе бозлы кәлия генә булмаска мөмкин. Мондый тәртипсез шоферларны тәртәгә кертү көн кадагында.

Автомобиль тәрәзәләрен караңгылатып йөрүче текә яшьләребез дә арта икән. Алар законнарны хөрмәт итмәү өстенә башка райондашларның сәламәтлеген, гомеренә кизәнгәннәрен аңлап та бетермиләр. Бу уңайдан ЮХИДИ идарәсенә районның масскакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә "геройлар"ны ачыкларга рейдка чыгарга кушылды.

Утырышта юллар өчен җаваплы оешмаларга кимчелекләрне тиз арада төзәтү бурычы куелды.

Нәтиҗәсе күз алдында: Актаныш үзәген 57 бистә белән тоташтыручы Салих Хөснияров исемендәге урамны грейдер белән тәртипләп чыктылар.

Алда тротуарларны, йорт араларындагы җәяүле сукмакларын, йорт араларындагы юлларны кырдырып чистартасы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев