Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның төзелеш эшләре белән танышты

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның төзелеш эшләре белән танышты.

Аерым алганда, җитәкчеләр тарафыннан район үзәк хастаханәсенең диагностика бүлеге,

янгын депосы төзелеше һәм Яңа Әлем мәктәбенең капиталь төзекләндерү үткәрелүен күздән кичерелде.

2025 елда районда шактый зур төзелеш эшләре планлаштырыла. Төп юнәлеш- әлбәттә, барыбызны да борчыган юллар! Муниципаль юл фондыннан юлларны, урамнарны яңартуга 120 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

Шулай ук Актаныш-Мөслим һәм Актаныш-Пучы юллары тулысынча төзекләндереләчәк.

Түке- Татар Ямалысы авыллары арасындагы юл төзелеш мөһим проектларның берсе. Янгын сүндерү депосын төзү эшләре башланды. Ул да 300 миллион сумга якын зур төзелешләрнең берсе. Быел авыл җирлекләрендә 7 ФАП капиталь ремонтланачак. Зөбәер авылында яңа ФАП төзелә. Мәгариф өлкәсе шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе- Яңа Әлем авылындагы мәктәпне ремонтлауга 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Күпфатирлы йортлар төзелеше дә кабат яңарачак. 57 бистәдәге парк төзелешенә 10 миллион сум акча каралган. 

Бу хакта алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев