Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Азат Хамаев: «Футбол манежларын һәм спорт мәйданчыкларын төзү» программасы кысаларында республикада меңләгән спорт сарае төзелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Азат Хамаев изге җомга көнендә «Ватан» футбол манежын ачылу уңеннан райондашларыбызны ихластан тәбрик итте.

Татарстан Республикасында халкыбыз яшәешен, тормышын уңайлату максатыннан социаль юнәлештәге 40тан артык программа гамәлгә ашырыла.

Аларның берсе булган - "Футбол манежларын һәм спорт мәйданчыкларын төзү" программасы кысаларында меңләгән спорт, хоккей сарайлары төзелә, авылларда спорт мәйданчыклары ясала. 

- Алдагы көннәрдә без бердәм булып яшәсәк, эшләсәк алдагы көннәрдә дә мондый кирәкле объектлар тагы да күбрәк төзелер. Мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү, мәктәп ашханәләрен ремонтлау, җиһазларын алыштыру укучыларны, яшьләребезне кайгырту ул. Бу зур эшләрне башкару өчен икътисадыбыз нык булырга тиеш. Украинада барган фаҗигале хәлләр тизрәк тәмамлансын. Җиңү безнең якта булсын. Улларыбыз, абыйларыбыз, егетләребез исән-сау кайтсыннар. 2023 елга куелган максатларның барысына да ирешеп киләбез. Тиздән 2024 нче елның бюджетын кабул итәчәкбез, анда барлык социаль программалар да сакланып калды, -дип сөйләде "Ватан" манежын ачу тантанасында Азат Хамаев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев