Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Районыбыз артериясен төзекләндерүгә миллиард сум акча бүлеп бирелде

Кар эрү белән райондашларыбыз юлларның торышына карата зарларын җиткерә башлады. Дүрт ел фасылына да түзә ала торган каты өслекләр салынуын дүрт күз белән көтә халык. Әмма әлегә булганына канәгать итәргә туры киләчәк. Шулай да район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов журналистларның күңеленә сары май булып ятардай яңалык җиткерде. 2024 елда Актаныш районы юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1, 5 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. 2023 елда бу сумма 700 миллион сум булган. Көннәр җылыта башлауга «Татавтодор» ҖЧҖ һәм «Актаныш юллары» җәмгыятьләре коллективлары районыбызның артериясе булган юлларга ремонтка чыгачак. Шулай итеп 2024 елда төзекләндерү исемлегенә кертелгән объектларны күздән кичерик.

Актаныш үзәге белән 57 нче бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамындагы чокыр-чакырларны вакытлыча ямап торган иделәр. Киләчәктә күпер янындагы куркыныч участок төзекләндереләчәк, дип белдерде Рөстәм Алмаз улы. 

Иң зур юл ремонты объекты- Актаныш- Пучы аралыгындагы юл. Бигрәк тә Иске Кормаш һәм Яңа Кормаш авыллары борылышы аварияле участок булып санала. Әлеге юлга капиталь төзекләндерү үткәреләчәк.

Юллар күбесенчә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт программасы нигезендә ремонтлана, шулай ук башка республика, муниципаль программалар аша да районның юл төзелешенә акчалар кайта.  Теләкәй авылына керә тоган урам, алдагы елларда, ачыклап әйткәндә 2022 елда башланып киткән Бүләк авылына илтә торган юл да төзекләндерү программасына кертелгән. 

Муниципаль юл фонды авыл җирлекләрендәге юлларны төзекләндерүгә йөз тота. 2023 елда Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае янында автомобиль парковкасы төзелгән иде. Быел Тынычлык урамындагы яңа юл да төзелеп бетәчәк.  Уразай авылына керә торган юл, Актаныштагы Энергетик, Индустрия урамы, 8 март,  Күҗәкә авылындагы Горький һәм башка объектлар ремонтланачак. 

57 бистәдә яңа барлыкка килгән урамнарда яшәүчеләр дә бар таләпләргә туры китереп эшләнгән юллар көтә. Рөстәм Алмаз улы әлеге урамнарга ком ташып, 2025 елда щебень салырга исәплибез, диде. 

Юллар ремонтлау шактый кыйммәтле. Татарстан хөкүмәтенә, Рәисебез Рөстәм Миңнехановка районыбызда зур төзелеш эшләре алып барырга, юлларны ремонтларга мөмкинлек биргәннәре, зур ярдәмнәре өчен рәхмәт! - диде Рөстәм Ильясов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев