Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Иң оста чәчәк үстерүчеләрне ачыклыйбыз- Комиссия йорт алларындагы чәчәклекләр белән танышты

Бүген район хакимияте каршында оештырылган махсус комиссия Актаныш авылында урнашкан күпфатирлы йорт алларын карап чәчәклекләргә бәя бирде.

                   Районыбызда чәчәкләр үстереп тирә-ягыбызны матурлауга, гөлбакча итүгә элек-электән зур игътибар бирелә.

Бигрәк тә лаеклы ялдагы олы яшьтәге апалар иртә яздан ук йорт каршына түтәлләр ясыйлар, анда төрледән-төрле сортларга бай, берсеннән-берсе матур чәчәкләр утырталар.

Үсентеләрне кыш көне үк тәрәзә төпләрендә кечкенә савытларга чәчәләр.

Күңел җылысын, күңел яктылыгын кушып, хасиятләп карап, тәрбияләп үстергәнгә иртә яздан ук йорт алллары чәчәкләргә күмелә.

                      Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйсән Нурлыева яшьләргә, балаларга матурлык булдыруда үрнәк күрсәткән райондашларыбызга рәхмәт белдерде.

Иң-иңнәргә рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырачакбыз, дип белдерде. 

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Өй алдыбыз-гөлбакча