Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның «Актаныш» волейбол командасы

Актанышның «Актаныш» волейбол командасы
  • Тасвирлама:

    Актанышта волейбол спортын элек-электән үз итәләр. Бу спорт төрен тагы да популярлаштырып ел саен оешма–предприятиеләр арасында волейбол турнирлары оештырыла. Төрле яшь аралыгындагы Актанышның «Актаныш» волейбол командалары республика бәйгеләрендә районыбыз данын яклый.

Актанышта «Батыр» спорт мәктәбе каршында волейбол командасы күптәннән оешты. Районыбызның ир–егетләр волейбол командасы биш тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады. Шулай ук хатын–кызларның волейбол командасы да тотрыклылык саклый. "Батыр" спорт мәктәбе каршында 2008–2009 нчы, 2011–2013 нче елгы яшүсмер егетләр, 2007 нче, 2009 нчы, 2011– 2012 нче елгы кызлар командалары Татарстан Беренчелегенә уза торган волейбол турнирларында җиңүләргә ирешә. Остазлары– Ленар Ибнеев.