Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актанышта спорт – һәркем өчен!

Актанышта спорт – һәркем өчен!

Актаныш районында олысы-кечесе физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар тудырылган. Сез әлеге бүлектә Актанышның спорт мәктәпләре, командалар, спорт секцияләре турында белә аласыз, шулай ук биредә аларның адреслары, телефоннары күрсәтелгән.

Актаныш районында ике спорт мәктәбе – «Батыр» һәм «Лачын» спорт мәктәпләре үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарта, секция җитәкчеләре, тәҗрибәле остаз-тренерларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Актаныш спортчылары шәһәр, республика, Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Берочтан районыбызда массакүләм спорт үсеш ала, төрле спорт ярышлары уздырыла.

Актаныш – көрәшчеләр төбәге!

Актаныш элек-электән милли көрәш батырлары белән данлыклы. Россия, Татарстан чемпионнары Илфат Әнвәров, Марсель Гыйлаев, Ришат Нургалиев кебек көрәшчеләр 1960-1980 нче елларда дан казанса, аларга алмашка Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Илнар Насрыев, Әнис Садрыйлар килде. Бүген әлеге күренекле батырлар үзләре яшь буында татарча милли көрәшкә карата мәхәббәт тәрбияли. Остазлар булып җитлегеп спорт мәктәпләрендә һәм «Батыр» спорт мәктәбенең авыл җирлекләрендәге филиалларында яшь батырлар тәрбиялиләр. Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин алар үрнәгендә дөньякүләм бәйгеләрдә көрәшеп җиңүләр яулады. Ә Казанда БРИКС илләре уеннары кысаларында узган көрәш турнирында Сабантуйлар батыры Азат Габдрәшитов чемпион калды.

Көрәш спортын үстерүдә, популярлаштыруда Татарстаннның Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев призына, Актаныш муниципаль районы башлыгы призына, атаклы көрәшчеләр Илфат Әнвәров һәм Марсель Гыйлаев призларына үткәрелүче бәйгеләрнең роле бик зур. Әлеге ярышларда меңләгән укучы егет үзенең көчен сыный, җиңә, җиңелә, кабат аякка басып көрәш серләренә тагы да ныграк төшенә башлый.

Актанышлылар хоккейда да беренче!

Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбендә спорт дөньясында беренче адымнарын ясап, хәзер инде башка командаларда уйнаучылар да шактый. Хоккей ир-атлар уены дисәләр дә, «Лачын»ның аерым кызлар хоккей командасы бар. Мәсәлән, якташыбыз Лиана Ганиева Олимпия, Универсиада уеннарында катнашып зур җиңүләргә ирешкән спортчыбыз.

Хәзерге вакытта «Лачын» берничә яшь аралыгындагы балаларны туплаган командаларга ия. Яшь хоккейчыларыбыз ел саен «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар турнирында Россиянең иң көчле командалары белән көч сынаша, уңышлары белән хоккей сөючеләрне шатландырып торалар. 

Шахматчыларыбыз Россиядә иң көчлесе

«Батыр» спорт мәктәбенең шахмат бүлегендә озак еллар Татарстан Республикасының атказанган спорт осталары, тренерлар Фәһим Галимов белән Илдар Имамов балаларга борынгы уен серләрен ачалар.

Актаныш шахмат мәктәбе Балалар иҗат үзәгендә урнашкан. Укучыларның шахмат уйнау осталыгы елдан-ел арта. Районыбыздагы шахмат федерациясен җитәкләүче «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов шахмат турнирларын оештыруда һәрвакыт ярдәм итә. Әнә шул ярышларда көч сынашып, командадагы уенчылар тагы да ныгый, шомара. Россия, Татарстан бәйгеләрендә Актанышның шахмат командасы даими җиңүләр яулый. 2024 елда Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышларында Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты.

Без – бергә!

Бадминтон, баскетбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, чаңгы спортына балалар, яшьләр генә түгел, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә ныклап тартыла. Чөнки районыбызда массакүләм спортка бик зур игътибар бирелә. 

Оешма-предприятие, авыл җирлекләре командалары, мәктәп укучылары арасында кышкы һәм җәйге спартакиадалар уза. Аерым истәлекле даталар уңаеннан төрле спорт төрләре буенча беренчелек ярышларында иң-иңнәр ачыклана. 

 «ДЖИП СПРИНТ-116» – яраткан спорт бәйрәме

Актанышлылар яңа «ДЖИП СПРИНТ-116» спорт бәйрәмен дә бик тиз үз итте.

Ел саен май бәйрәмнәре алдыннан Россия Кубогына һәм Актаныш районы башлыгы призына «ДЖИП СПРИНТ- 116» внедорожниклар ярышында төрле төбәкләрдән килүчеләр беренчелек өчен җан-фәрманга ярыша. «ДЖИП СПРИНТ- 116» якташыбыз, күренекле эшмәкәр, хәйрияче «КамаТрансНефть» җәмгыяте директоры Рәдис Хашимовның инициативасы һәм иганәчелегендә оештырыла.

Спортчылар тормышта да бирешмәячәк

Актаныш районында физкультура-спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Батыр», «Иман» спорткомплекслары, «Лачын» боз сарае, «Ватан» футбол манежы, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадион, «Бүләк» чаңгы базасы, «Дулкын» бассейны һәм башка спорт объектларының ишекләре һәркем өчен ачык. Авыл җирлекләрендә футбол, волейбол мәйданчыклары, авыл мәдәният йортларындагы спортзаллардан да нык ихтыярлы, хәрәкәтчән, максатчан балалар, яшьләрнең шат авазлары тынып тормый. 

Актаныш халкының спорт белән җитди кызыксынуын «Хезмәткә һәм көрәшкә әзер» («Готов к труду и обороне») ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына мөнәсәбәте дә күрсәтә. Районда ГТО тапшыру үзәге эшли.

Спорт җиңел генә бирелми. Ул көчле, артка чигенми торган, максатчан кешеләрне ярата. Әмма шунысы бар: спортта бирешмәүчеләр тормышта да бирешмәячәк. Спорт ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә.