Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның «Җәмигъ» мәчете

Актанышның «Җәмигъ» мәчете
  • Тасвирлама:

    Актанышның «Җәмигъ» мәчете 2000 елның август аенда тантаналы төстә ачылды. Шул көннән башлап Җәмигъ мәчете районыбызга, халкыбызга иман нуры тарата. Бүген биредә гыйбадәт кылырга бөтен шартлар да тудырылган. Ул динебезгә, халкыбызга хезмәт күрсәтә, азан тавышы намазга дәшә. Укулар оештырыла, сафлар ишәя. Каникулларда балалар мәчеттәге дини аланнарга йөреп дин дәресләре ала.

  • Адресы:

    Актаныш авылы, Совет урамы, 22 а йорты

Актанышның «Җәмигъ» мәчетендә имам-хатыйблык вазифаларын 2005 елдан башлап Руслан хәзрәт Мортазин башкара. Бер үк вакытта ул Актаныш районының имам-мөхсәсибе тә, төбәк казые да. Мәчетнең диварына аның исеме, кайчан ачылганы, беренче имам-хатыйбы, Аллаһ йортын төзүдә башлап йөргән Габдулла хәзрәт Мансуровның исеме язылган күрсәтмә такта эленгән.