Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның истәлекле урыннары

Актаныш–табигый тирәлектә татарларның зур бердәмлеге яшәүче уникаль урын. Актаныш– Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевнең туган җире.

Чит җирләрдән килгән кунакларны Әнәк авылы аның туган йортында каршы алуга һәрвакыт шат. Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиевнең музей-йорты – күпләргә үрнәк булырлык изге гамәл мисалы. Татарстанның тәүге Президентын үстергән гап-гади авылны күрергә килүчеләр өчен бу бина – татар йорты символы да әле. Музей хәзер  “Бабайда кунакта” мемориаль комплексының иң уникаль объекты.

Актаныш районыннан 19577 якташыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәштеләр. Үз Ватанын саклап 11655 кызылармияче яу кырларында батырларча башларын салды. Актанышлылар ата-бабаларының исемнәре белән чиксез горурлана. Якташларыбызның батырлыгы алдында баш ияр өчен яшьләр дә, өлкәннәр дә һәрдаим Җиңү паркындагы "Геройлар аллеясы"на килә.

Мәчет манарасы– татар халкының төп символы. Бу символ– гасырлар аша үтеп сакланган акыл һәм иманның изге чыганагы. Һәр халыкка сынаулар һәм борчуларны җиңеп тормыш итү өчен иман кирәк. Актаныш авылында бүген халкыбызны намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп дүрт мәчеттән азан тавышы яңгырый. Аларның иң өлкәне– Җәмигъ мәчете.

Сәүдәгәр Шаһгали Мохитовның XIX гасыр ахырында төзелгән йорты исә Татарстанның кыйммәтле мәдәни мирас объектларының берсе.