Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның бадминтон командасы

Актанышның бадминтон командасы
  • Тасвирлама:

    «Батыр» спорт мәктәбе каршында оешкан бадминтон командасы Татарстан Республикасы ярышларында зур җиңүләргә ирешә. Остазлары– Алгинат Гәрәев.

Бадминтон безгә Индиянең пунэ уеныннан килеп кергән. 1872 елда спорт сөюче Англия герцогы Бофорт бу уенны үзенең Бадминтон дип аталучы утарына алып кайта. Халыкка уен бик кызыклы тоела. Һәм әкренләп, зур яклау таба. Бадминтон яшен тизлегедәй бөтен дөньяга тарала. Бадминтонның сәламәтлеккә файдасы бик зур. Уен вакытында төрле төркем мускулларга бик яхшы көч килә. Һәрвакыт волан артыннан күзәтү күзләр өчен үтә файдалы. Уен ритмының гел алышынып, әле әкренәю, әле тизләнүе шулай ук мускуллар, буыннар, сөякләр, тын юллары, үпкә өчен бик яхшы. Уен вакытында үзеңне гел кулда тотып, кирәк вакытта дөрес реакцияне яшен тизлеге белән күрсәтү таләп ителә – бадминтончының игътибарлылыгы, хәрәкәт тизлеге, кискенлеге, дөрес адымнар кабул итү тизлеге арта. Стрессларга, нервлар кискенлегенә, депрессияләргә каршы да шәп дәва ул бадминтон.