Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның «Балалар иҗат үзәге»

Актанышның «Балалар иҗат үзәге»
  • Тасвирлама:

    Актанышның «Балалар иҗат үзәге» – Актаныштагы бердәнбер күппрофильле өстәмә белем бирү оешмасы. Үзәктәге түгәрәкләргә 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар йөри.

  • Эш вакыты:

    дүш–җом 08:00–20:00

  • Телефон:
    • +7 (85552) 3-12-94
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/aktanysh/page518599.htm

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Актаныш авылы, Юбилей урамы, 111 нче йорт

Актанышның «Балалар иҗат үзәге» районыбызда балаларга өстәмә белем бирү буенча нәтиҗәле эш оештыра. Үзәкнең төп максаты — балаларны бүгенге заманга, тормышка яраклы, сәләтле, төрле яктан үскән шәхес итеп формалаштыру, дәрестән тыш вакытларын файдалы итү. Биредә барысы 792 бала сәнгать, техник, социаль-педагогик, спорт, экология юнәлешләрендәге 72 төркемдә белем һәм күнекмәләр ала. Хореография, инглиз теле, экология, журналистика, оригами, рәсем, әвәләү, тегү һәм кисү, көрәш, шахмат, декоратив гамәли сәнгатъ, фәнни-техник түгәрәкләрдә дәресләр балаларның һәм ата-аналарның ихтыяҗларына нигезләнгән, заман таләпләренә туры килгән өстәмә белем бирү программалары буенча эш алып барыла. 3 яшьтән башлап балалар бию түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Аларның сәләтләрен үз эшенең остасы булган 4 хореограф ача. «Инглиз теле», «3D-ручка белән эшчәнлек», «Робототехника», «Рәсем сәнгате», «Финанс грамоталылыгы- Эшмәкәрлек әлифбасы» дәресләренә, мәктәпкә әзерлек «Әлифба» курсларына балаларны әти-әниләр иң беренчеләрдән булып яздыралар. Бүгенге көндә җәмгыятебездә әһәмияткә ия тагын бер юнәлеш буларак, балаларга башлангыч финанс грамотасы һәм эшмәкәрлек әлифбасы дәресләре башлап җибәрелде. Балаларга кешеләрдәге гомуми ихтыяҗлар(спрос)һәм тәкъдим (предложение) турындагы төшенчәләрне аңлату; тормышта өстенлекле ситуацияләрне дөрес билгеләп, акчага карата рациональ караш тәрбияләү; реклама турындагы белемнәрне ныгыту; планлаштыру күнекмәләрен бирү максатларын күздә тоткан бу юнәлештә 12-15 яшьлек яшүсмерләр өстәмә белем ала. Күңелгә ятышлы иҗади эшне материаль табыш чыганагы итеп үстерү мөмкинлеген ел дәвамында алып барылган шәхси проектлары аша дәлиллиләр. Ярминкәләрдә, төрле чараларда катнашып, эшләрен тәкъдим иттеләр. Экологик юнәлеш район бәйгеләре дә укучылар һәм педагоглар арасында популярлашып килә. Яңа уку елында балаларга патриотик тәрбияне тагын да көчәйтү, гражданлык активлыгын формалаштыру максатлары белән Балалар иҗат үзәге «Юнармия» эшчәнлеген дә үз эченә ала. Үзәктә 24 педагог эшли. Шуларның 4 югары, 12 педагогыбыз беренче категорияле белгеч. 22 укытучы югары белемле. Даими рәвештә курсларда, семинар-конференцияләрдә үз юнәлешләре буенча белемнәрен күтәрәләр. Өстәмә белем бирү программаларын үтәү өчен барлык шартларда тудырылган. Дәресләре уңайлы җиһазландырылган кабинетларда уза. Укучыларнын сәләтләрен ачу, үстерү белән бергә балага буш вакытын файдалы итеп уздыру мөмкинлеклеге бирелә. Дәресләр бирү белән беррәттән балалар өчен тәрбия һәм ял чаралары ел давамында план нигезендә үткәрелә. Иҗат үзәге коллективы район күләмендә үткәрелгән чараларда да алыштыргысыз катнаша. Укучыларның каникулларын, бәйрәмнәрне кызыклы һәм нәтиҗәле итеп уздыруга күп көч куела. Ата-аналар катнашында зур әзерлек белән чаралар уздырыла. Шулай ук укучылар үзәктә алган белемнәрен төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Иҗат үзәге ел дәвамында төрле бәйге-фестивальләрне оештыру буенча эшчәнлек алып бара. "Йолдызлык","Без бергә" фестивальләренең муниципаль этаплары, «Киләчәккә адым» район техник иҗат фестивале кебек зур чаралар Иҗат үзәге педагоглары, укучылары катнашында уза. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар арасында муниципаль «Бәхетле мизгелләр» фотоконкурсы, «Өмет торналары» иҗат бәйгесе, республика күләмендә «Иң гади автомодельләр ярышы», «Тылсымлы оригами дөньясы», «Бернигә дә карамый елмай» бәйгеләре елдан- ел оешканрак төс ала. Республика мәктәптән тыш үзәге оештырган «Рациональ кулланучы», «Территория Этно», «Илһам чыганагы», «Без бергә» һәм башка бәйгеләрдә җиңүләр белән сөендерәләр.