Актаныш районы мәгарифе: Мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре
Сез белешмәлекнең әлеге бүлегендә Актаныш районы мәгарифе, аерым алганда, Актаныш районы мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре турында мәгълүмат белән таныша аласыз.
-
Актаныш районы мәктәпләре
Тасвирлама: Актаныш районы мәктәпләренең төп бурычы – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү.
-
Актанышның Балалар иҗат үзәге түгәрәкләре
Тасвирлама: Мәктәпләр белән беррәттән Актаныш районының өстәмә белем бирү учреждениеләре балаларның сәләтен ачуда һәм үстерүдә тулы эшчәнлек алып бара. Районда ике спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат үзәге эшли. Баланы кая бирергә? Нинди түгәрәкләргә йөртергә? Безнең белешмәлек әлеге сорауларга җавап табарга булышыр.
Актаныш – мәгърифәт, мәдәният мәйданы ул, татар гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклаган, күп талантлар биргән төбәк. Революциягә кадәр үк Актаныш районы территориясенә кергән 109 авылның 42 сендә 11 мәдрәсә һәм 53 мәктәп булуы мәгълүм. Шуңа өстәп Мәчтидә, Пучыда, Яңа Әлемдә, Адайда, Байсарда, Мари Суыксуда рус- башкорт, татар, рус-мари мәктәпләре эшли. Һәр авылдагы мулла һәм абыстайлар балаларга беренчел белем, дин нигезләрен өйрәткәннәр. Әлеге тарихи фактлар халкыбызның элек-электән гыйлемгә, белемгә омтылышы турында сөйли. Актаныш – Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты рейтингында алдынгы урыннарның берсен били. XXI гасырның икенче унъеллыгына ышанычлы адымнар белән атлаган дәвердә Актаныш район мәгарифенең үзенә генә хас, халык педагогикасы, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән системасы барлыкка килде.
Актаныш районы мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең төп бурычы – бердәм федераль дәүләт белем бирү программалары буенча укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү.
Актаныш районы мәктәпләре югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән. Һәр педагог шәхси үсеш маршрутына ия, даими рәвештә аларның аттестация үтүе мониторинглана. Районыбызда заман таләпләренә туры килә торган, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булдырылды. Шулай итеп мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр эзлекле рәвештә эш алып барыла.
Белем сыйфаты белән идарә итүдә район мәгариф системасының структурасы төзелде. Татар телен, милли мәдәниятне, мирасны үстерү максатыннан районның милли йөзен булдыру моделе эшләнде. Аның нигезендә балалар бакчасыннан алып, һөнәри белем бирүгә кадәр көчле мәгариф, татарча мәгълүмат чаралары, дин, фән, тарих һәм мәдәният ята. Бүген балага белем бирү генә җитми, ә бәлки аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү дә мөһим. Районыбыз мәгариф учреждениеләре коллективлары бүген уку-укыту сыйфатын дөньякүләм югарылыкка күтәрү, эзлекле белемле һәм конкурентлыкка сәләтле укучылар тәрбиялүгә йөз тота.