Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның «Геройлар» аллеясы

Актанышның «Геройлар» аллеясы
  • Тасвирлама:

    Актанышның «Геройлар» аллеясы – Актаныштагы «Җиңү паркы»нда урнашкан.

  • Адресы:

    Актаныш авылы, «Җиңү паркы»

Актаныш районыннан 22 меңгә якын якташыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәштеләр, 11655 кызылармияче яу кырларында башларын салды. Актанышлылар туган илебезне фашистлардан азат иткән ата-бабаларының исемнәре белән чиксез горурлана. Якташларыбызның батырлыгы алдында баш ияр өчен яшьләр дә, өлкәннәр дә һәрдаим «Җиңү паркы»ндагы «Геройлар аллеясы»на килә.