Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Сәүдәгәр Шаһгали Мохитов йорты

Сәүдәгәр Шаһгали Мохитов йорты
  • Тасвирлама:

    Сәүдәгәр Шаһгали Мохитовның XIX гасыр ахырында төзелгән йорты исә Актанышның гына түгел, ә Татарстанның кыйммәтле мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде.

  • Адресы:

    Актаныш авылы, Үзәк урам, 38 нче йорт

Тарихи белешмәдән күренгәнчә, туры почмаклы ике катлы кирпеч бина торак йорт булган. Аның хуҗасы сәүдәгәр Шахаил Мохитов, ә соңрак аның улы булган. Ул татар сәүдәгәрләренең традицион йортлары стилендә төзелгән. Карл Фукс мондый корылмаларны «биек коймалар, биек капкалар, йорт ишегалды түрендә бүрәнә дивар артында урнашкан» дип сурәтләгән. Төп бинаның төньяк өлешендә тактадан төзелгән янкорылма - өйалды урнашкан, түбәсе бер кыеклы. Аның эчендә икенче катка менә торган баскыч бар. Өй алды тәрәзәләренә уеп ясалган бизәкле йөзлек куелган. Совет елларында бинада «Саклык банкы» урнашкан, ә аннары «Сугыш һәм хезмәт ветераннары йорты» эшчәнлек алып барган. Хәзерге вакытка кадәр йортның түбәсе ремонтланган. Моннан тыш, тактадан ясалган оригиналь өйалды җимерелгән, аның урынында хәзер металл баскычлы таш корылма урнашкан. Бина хосусый милек булып тора. Мәдәни мирас объектлары реестрына кертү объектның тарихи, архитектура-шәһәр төзелеше һәм культурологик кыйммәте булуы белән расланган.