Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныштан Казанга һәм башка зур шәһәрләргә кадәр ара

Актаныш Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан, Казанга, Уфага, Яр Чаллыга, Түбән Камага, Әлмәткә һәм башка шәһәрләргә кадәр ара район халкын да, читтән килүчеләрне дә кызыксындыра.

Актаныш Татарстан Республикасының Минзәлә, Мөслим, Башкортостан Республикасының Илеш, Краснокама, Бакалы районнары, Агыйдел шәһәр округы һәм Удмуртиянең Каракүл районы белән чиктәш. Казаннан федераль трасса буенча 367 км, ә туры юлдан 309 километр ераклыкта урнашкан.

Актанышка иң якын тимер юл станциясе 104 километр ераклыктагы Башкортстан Республикасы Күгәрчен районы Янаул авылында.

Районның көньягы буенча М-7 (Волга) «Мәскәү – Казан – Уфа» автомобиль юлы үтә. «Актаныш – Пучы» , «Актаныш – Дүртөйле», «Актаныш – Бакалы – Октябрьский», «Актаныш – Мөслим – Әлмәт» кебек мөһим автомобиль юллары бар.

Агыйдел елгасында суднолар йөреше үсеш алган. «Әҗәкүл (Актаныш) – Иске Яньегет (Башкортостан)» маршруты буенча кичү (паром) эшли.