Актаныш районына рәхим итегез!
Актаныш районы – Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендәге энҗе бөртегенә тиң төп административ районнарының берсе. Чөнки Актаныш районы тулысынча диярлек татарлардан тора, татар милләтенең бөтен милли колоритын, гореф-гадәтләрен саклаган чиста татар районы. Актаныш –Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган җире дә әле ул. Районыбызның бөтен матурлыгы һәм уникальлеге белән танышырга үзебезгә кунакка чакырабыз!
-
Актаныш районы тарихы
-
Актаныш районында кая барырга була?
-
Актаныштан Казанга һәм башка зур шәһәрләргә кадәр ара
Шагыйрьләребез язганча, Татарстан күгендә Кояшның тәүге нурлары Актаныш төбәгендә кабына. Биредәге халык, өч сәгать поясы кисешкән урында яшәгәнлектән, башка татарстанлылардан 2 сәгать алданрак аягына киенә.
Халкы, территориясе
Актаныш районы республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан, Башкортостан, Удмуртия республикалары белән чиктәш. Ут күршеләребез – Мөслим, Минзәлә районнары. Район 26 авыл җирлегеннән тора, алар 87 торак пунктны үз эченә ала. Актаныш районының үзәге- Актаныш авылы.
Актаныш муниципаль районы территориясе 2037,8 квадрат километр, шуларның 1251,44 квадрат километр, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр; урман мәйданнары 154,38 мең квадрат километрны тәшкил итә. Район территориясе көньяктан төньякка 60 километр, көнбатыштан көнчыгышка 48 километр.
Актаныш районының үзәге булган Актаныш авылы Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Казаннан Көнчыгышка таба 381 км ераклыкта урнашкан. Аның янәшәсендә Түбән Кама сусаклагычы бар, Нефтекама тимер юл станциясеннән көньякка таба 65 километр ераклыкта. Районның көньяк өлешеннән М-7 федераль автомобиль юлы үтә.
Хәзерге вакытта Актаныш районында 28 534 кеше яши. Шуның 98,07 процентын татарлар, 1,83 процентын марилар, калган өлешен руслар, башкортлар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә.
Актаныш районы тарихы
Актаныш районы 1930 елның 10 августында төзелә, 1963 елның 1 февралендә Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-производство идарәсе составына кушыла, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан оештырыла.
1965 елның 12 гыйнварында торгызылганнан соң, районның мәйданы 2019 кв. км, халык саны — 52,6 мең кеше, авыл советлары саны — 25, торак пунктлары — 112 тәшкил итә.
1965–1998 елларда Актаныш районы составында Дербёшка поселогы советы була (1940 елның 26 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында, 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә, торак пунктлар исемлегеннән 1998 елның 18 июнендә сызыла).
Актаныш районының табигый үзенчәлекләре
Район территориясе буйлап Кама (Түбән Кама сусаклагычы), кушылдыгы Сөн белән Агыйдел елгалары ага.
Сөн елгасының иң зур кушылдыклары — Биҗады (25 км), Терпеле (24 км), Сикия (27 км), Калмыя (40 км); район эчендә елгалар челтәре тыгызлыгы 0,25 км/кв. км тәшкил итә. Ыкның уң ярында елга челтәре ныграк тармакланган, анда елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/кв. км дан арта.
Район территориясендә күлләр һәм сазлыклар күп. Көләгеш сазлыклар массивы (гомуми мәйданы 5 мең га чамасы, көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 17,5 км, төньяктан көньякка — 10 км) чикләрендә зур күлләр — Көләгеш, Әҗби, Әтер, Киндеркүл һәм башка күлләр урнашкан.
Кама, Агыйдел елгалары тугайларында озынча һәм сай иске үзән күлләре күп. Сөн, Ык елгалары, Сөн елгасының сул ярындагы Казылма күл (ясалма сулык, мәйданы 0,5 га, озынлыгы 110 м, иң зур киңлеге 50 м) — табигать истәлекләре.
Икътисад
Актаныш районы – нигездә, авыл хуҗалыгы районы. Кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау үсеш алган. Сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре 141,903 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр – 92,25 мең га. Аграр тармакта «Әнәк», «Актаныш» агрофирмалары, акционерлык җәмгыятьләре, крестьян-фермер хуҗалыклары аякларында нык басып тора.
Республикада иң зур кошчылык комплексларының берсе – «Әнәк» комплексы уңышлы эшли.
Заманча реконструкция үткәрелгән Актаныш сөт комбинаты ак май, эремчек, сыр продукцияләре җитештерә.
Актаныш районының тулаем продуктының үсешенә 3 нефть компаниясе — «ОЙЛЭКТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Азнакайнефть» филиалы, «ТатРИТЭКНефть» компанияләре зур йогынты ясый.
«Касыймов сөт заводы», «Актаныш икмәк комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, «Актаныш агрегат заводы» ябык акционерлык җәмгыяте, «Актаныш басмаханәсе» җитештерү предприятиесе, «Актанышагропромснаб», «Актаныш икмәге», «Мехотряд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре кебек предприятиеләр эшчәнлек алып бара.
Мәдәният
Актаныш районы Татарстан Республикасының иң көнчыгыш чигендәге театр, концертлар, күргәзмә заллары булган шәһәрләрдән ерак урнашкан татар районы. Шуңа да карамастан Актанышның гасырлар аша безгә кадәр түгелми-чәчелми килеп җиткән тарихи, мәдәни хәтере, рухы нигезендә формалашкан көчле иҗади милли-мәдәни мәйданы бар.
Актаныш районының мәдәни горурлыгы- «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Алар – Актаныш горурлыгы
Актаныш – Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган җире. 2020 елның 26 августында Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевкә туган авылы Әнәктә һәйкәл (бюст) ачылды.
Бюст Минтимер Шәймиевнең Шәрип Шәймиев музей-йорты һәм «Бабайда кунакта» паркы белән янәшә куелган.
Актаныш – татар халкының «Моң патшабикәсе» исеменә лаек булган мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың да туган ягы.
Татарстан АССРның халык, Татарстан АССР һәм РСФРның атказанган артисты, Тукай бүләге иясе, халыкның яраткан җырчысы, онытылмас моң иясе Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү максатыннан Әлфия Авзаловага «Мәдәният» паркында һәйкәл ачылды.
Актанышның 5 гаярь егете илебезнең иң югары хөрмәтенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Татар Әҗбиеннән Баян Дәүләтов, Күҗәкәдән Хәсән Заманов, Зөбәердә туып-үскән Николай Орлов (Гатаулла Минаев), Иске Бикчәнтәй каһарманы Гомәр Һадимөхәммәтов, Актаныштан Сергей Фадеевларның бюстлары «Җиңү» паркының иң түренә урнаштырылган.
Актанышта – спорт
Актанышлылар сәламәт тормыш рәвешенә яшьтән үк тартылып үсә. Районыбызда моның өчен искиткеч яхшы шартлар тудырыла. Ел саен берсеннән-берсе заманча спорт объектлары кулланылышка тапшырыла. Аларда балалар кечкенәдән үк спортның төрле юнәлешләре буенча шөгыльләнә.
Танылган көрәш батырлары – 2024 елда БРИКС илләре уеннары кысаларында билбау көрәшендә чемпион калган Азат Габдрәшитов, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Ришат Нургалиев, Татарстанның атказанган спорт осталары Илфир Әнвәров, Раил Сираев һәм башкалар кечкенәдән мәктәп, районкүләм көрәш ярышларында чыныгып үскән спортчылар. Актанышлылар хоккей спортында да үз исемнәрен булдырды.
Иске Байсар кызы Лиана Ганиева – Олимпия чемпионы исемен яулады. Шахмат, теннис, бадминтон, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләрендә команда һәм шәхси уңышлар биниһая күп.