Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш районы мәктәпләре

Актаныш районы мәктәпләренең төп бурычы — укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен,  таләпләрен искә алып төзелгән белем  бирү структурасының сыйфатлы булуын  тәэмин итү.

Актаныш районында 6 урта, 16 төп мәктәп, сәләтле  балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы  Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе,  сәламәтлекләре чикле балалар  өчен Такталачык мәктәп-интернаты һәм Актаныш технология техникумы уңышлы эшли.

Район мәктәпләрендә 3094  укучы, балалар бакчасында  970 бала белем һәм тәрбия ала. Аларга 680 педагогик хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә. Шуларның 579ы квалификацион категориягә ия.