Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш районындагы спорт секцияләре

Актаныш районы спорт мәктәпләрендәге секцияләрдә меңгә якын бала һәм яшүсмер даими рәвештә физкультура– спорт белән шөгыльләнә. «Батыр» һәм «Лачын» спорт мәктәпләрендәге дәресләр 13 спорт төре буенча үткәрелә.

Актаныш районында физкультура-спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Батыр», «Иман» спорткомплекслары, «Лачын» боз сарае, «Ватан» футбол манежы, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадион, «Бүләк» чаңгы базасы, «Дулкын» бассейны һәм башка спорт объектларының ишекләре һәркем өчен ачык. Авыл җирлекләрендә футбол, волейбол мәйданчыклары, авыл мәдәният йортларындагы спортзаллардан да нык ихтыярлы, хәрәкәтчән, максатчан балалар, яшьләрнең шат авазлары тынып тормый. 

Актаныш халкының спорт белән җитди кызыксынуын «Хезмәткә һәм көрәшкә әзер» («Готов к труду и обороне») ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына мөнәсәбәте дә күрсәтә. Районда ГТО тапшыру үзәге эшли.