Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актаныш районы тарихы

Актаныш районы тарихы

Сез әлеге бүлектә Актаныш районы тарихы, халкының үткәндәге тормыш- көнкүреше, әлеге төбәктә булган Россия, Татарстан тарихы белән бәйләнешле вакыйгалар турында белерсез.

Актаныш районын ике яклап Ык белән Сөн чикли, көнбатыш җилкәсе белән ул Агыйдел ярларына ятып ышыклана. Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыйдел, гүзәллеген, илһамын һәм назын сеңдереп калырга теләгәндәй, безнең якларга җиткәч, тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк ага. Дулкыннары Актанышыбызның йөз чакрымлы бормалы чикләрен иркәли. Бөдрә талларга күмелеп утырган ярлары тугандаш татар, мари, башкорт, удмурт һәм башка милләт халыкларының үткәненә, азатлык көрәше сәхифәләренә һәм хәзерге көннең героикасына шаһит. Агыйделгә җырлы-моңлы Сөн килеп кушылган урында игенчелек һәм сунарчылык белән шөгыльләнгән борынгы бабаларыбызның эзләре саклана. Безнең җирлектә инде XI-XII гасырда ук болгар бабаларыбыз гомер кичергән. Татар Ямалысы һәм Әҗмәт авыллары янында табылган каберлекләр шуны раслый.

Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Актаныш районы территориясендәге авыллар 1552 еллардан Казан приказына (XVI-XVII йөзләрдәге җирле хакимлек итү органына) караган Минзәлә воеводасына буйсына һәм1930 елда район оешканчы, Минзәлә кая кертелә, ул шуның составында була. Шуның белән Актаныш ягы 1708 елда Казан губернасы, 1719 елның 29 май фәрманы белән Уфа провинциясе, 1728 елның 31 июленнән Казан воеводасы, 1735-1744 елларда Ырынбур комиссиясе, 1744 елдан Ырынбур губернасы, 1781 елның 28 декабреннән Уфа наместничествосы, 1865 елдан Уфа губернасы һәм 1920 елдан Татарстанның бер өлеше хисаплана.

Тарихыбызның күп өлеше бүгенге вакытта башка төбәк саналган урыннарга бәйләнгәнлектән, рәсми кәгазьләрнең дә зур күпчелеге Ырынбур һәм Уфа калаларында саклана.  

                                 Нәсел җебе болгар бабаларыбызга барып тоташа

Безнең җирлектә иң әүвәл фин-угор халыклары яшәгән. Пьянобор һәм бронза эпохасы археологик материаллары, каберлекләре (Чиялек, Такталачык, Тат. Әҗби, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез) шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп керәләр. XI-XII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасында Идел буе болгарлары күченәләр (Тат. Әҗби, Дербешка).

Казанны канга батыргач, 1584-1586 елларда безнең төбәкне руслар ныклап колонизацияли башлый, елга буйларын үз кулларына төшереп, башка халык вәкилләрен ул тирәдән кимендә 25 чакрым читкә куып, үз авылларын корырга тотыналар. Татарларга тимерчелек белән шөгыльләнү, бакыр чыгару, керәч ясау тыела. Урманнар киселә, чәчүлекләр киңәйтелә. 7 рус авылы барлыкка килә 

                                 Актаныш – качакларны сыендырган төбәк

Чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәтен максатчан, үтә кансыз, артык кырыс алып бара. Хәзерге Татарстан җирлегендәге халык өчен иң караңгы еллар, патша реакциясенең котырынган вакыты 1733-1743 елларга туры килә. Моңа түзә алмаган башкорт-татарлар 1735- елда Килмәк абыз, 1740 елда Карасакал җитәкчелегендә баш күтәрәләр, тик патша гаскәрләре коточкыч катылык белән бу восстаниеләрне бастыралар, баш күтәрүгә кушылган 696 авыл яндырыла, 16893 кеше үтерелә һәм төрле җәзага тартыла, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, 3406 кеше каторгага җибәрелә, 17154 баш терлек, 9828 сум 29 тиен акча штраф итеп алына. 1735 елда качып киткән ясаклыларны солдатка алу,1736 елда татар белән башкортлар арасында никахларны булдырмау, чикләү, башкортларның җирләрен сатып алуга мөмкинлек турында, мишәр старшиналарына элекке башкорт җирләрен бирү, 1737 елда рус булмаган крестьяннардан икмәкләтә салымнарны русларга караганда ике мәртәбә артык алырга тиешлек турында һ. б. төрле фәрманнар чыгарыла. Шуның өстенә чукындыру тулы куәткә бара. Миссионерлар, бүгенге Минзәлә районындагы күп авылларны чукындырып һәм рус авыллары төзеп, Ык буе чикләренә үк килеп җитәләр.

Мондый мәшхәрләр безнең төбәккә качаклар күчеп килүен көчәйтә. Проваславиене кабул иткән барлык кешеләргә төшкән барлык салымны (рекрут бирүне дә) 3 ел буена нигездә чукынмаган татарлар түләргә тиеш була. Бу һәм 1742 елның 19 ноябрендә яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, яңаларны салмаска дигән закон чыгарылу киеренкелекне арттыра. Шуңа тагын авылларда берничә кеше православиегә күчсә, анда мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны башка татар авылларына күчереп утыртырга дигән боерык та чыгарылган.

 XVIII — XIX йөзләрдә Актаныш халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек, юлаучылар йортлары тоту, пристаньнарда көнлекле эш. XX йөз башында Актаныш авылында земство почта станциясе, мәчет (1846 елдан билгеле), ир балалар һәм кыз балалар өчен мәктәп, ашлык киптерү, тимерче алачыгы, кирпеч заводы була. 

                                 Актаныш районы – революция чорында

Кабат туп тавышлары гражданнар сугышы чорында телгә килә.«1919 елның 18 мартында Минзәлә юнәлешендә, — дип хәбәр итә «Красный воин» газетасы — дошман гаскәрләре басымы астында безнекеләр Бакалы авылын калдырдылар. Бәрелешләрдән соң безнең гаскәр Байсар... һәм Актаныш авылларын калдырып, Пучы һәм Бикбау авылларына чигенергә мәҗбүр булы. 21 мартта дошман Пучы авылын да үз кулына төшерде».

Ревком иреклеләрдән отряд оештырырга керешә. 11 мартка каршы төндә 120 штыктан, 35 кылычтан, 10 разведчиктан һәм ике пулеметчыдан торган отряд Минзәләдән Актаныш-Никола-Березовка юнәлешендә чыгып китә. Фронт сызыгына бару юлында ул, мәсәлән, Семиостров, Такталачык, Актаныш волостьларын дезертирлардан, кулак һәм спекулянтлардан чистарта.

Минзәләдән икенче отряд 12 мартка каршы төндә Байсар, Яркәй (Бөре өязе) юнәлешендә юлга чыга.
1919 елның 20 март иртәсендә 2 нче армиянең 28 нче дивизиясе һөҗүмгә күчә һәм 27 мартка каршы төндә Пучыны азат итә. Төбәктә янгыннар тына, атышлар туктала.

                                 Бер аерылып, бер кушылып…

Актаныш районы 1930 елның 10 августында төзелә. Актаныш районына Актаныш, Байсар, Такталачык, Семиостров, Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй (ул хәзерге Мөслим районына карый) волостьларын үз эченә алып төзелә, аңа бүгенге Мөслим районының шактый авыллары керә. 

1935 елны территория Калинин һәм Актаныш районнарына бүленә һәм 1959 елда алар кабаттан бергә кушылалар, район үзәге Актаныш булып кала.

1963 елның 1 февралендә Актаныш районы Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-производство идарәсе составына кертелә, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан Актаныш районы оештырыла.

1988 елның 29 июленнән 1991 елның гыйнварына кадәр Актаныш шәһәр тибындагы поселок статусына ия була.