Актаныш

Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Актаныш урамнарын су басудан саклау эшләре башланды

Һава температурасы күтәрелү белән яз чынлап торып хакимиятне үз кулына алды. Көннәр нык җылытты, кар да бик тиз эри башлады. ИТК оешмасы эшчеләре Актанышны су басудан саклау максатыннан чистарту эшләренә тотынды.

Һава температурасы күтәрелү белән яз чынлап торып хакимиятне үз кулына алды. Көннәр нык җылытты, кар да бик тиз эри башлады. ИТК оешмасы эшчеләре Актанышны су басудан саклау максатыннан чистарту эшләренә тотынды. Актаныш урамнарында язгы кар эрү чорында юллар һәм тротуарларны чистарту эшләре кызу бара. Язның кояшлы көннәре карны тиз эретә, гөрләвекләр юлларга сыеша алмый, кайбер урыннарда су басу куркынычы арта.

ИТК оешмасы баш инженеры Дамир Вәлиев хәбәр итүенчә, хәзер 12 кварталда зур эш башкарыла: кар тыгылган су торбалары чистартыла, тротуарлар һәм юллардан кар чыгарыла, берочтан механизаторлар Актанышның күпфатирлы йортлар арасындагы карларны да түгәләр. Бу эшләр су басу куркынычын киметү һәм авыл урамнарын киңәйтүне дә күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев