Актаныш урамнарындагы чокырларны ямыйлар
Район үзәге Актаныш урамнарында асфальттагы чокырларны ямый башладылар. «Актаныш юллары» җәмгыяте юл төзүчеләре бүген Юбилей урамын төзекләндерә.
"Актаныш юллары" җәмгыяте юл төзүчеләре көннәр җылытуга ук эшкә тотынган иде. РТС бистәсендә Урман, Механизаторлар урамнарында барысы 300 квадрат метрдагы чокырларны тигезләделәр, кайнар асфальт салалар.
Алга таба планнар зурдан. «Чокырлар ремонты» дәүләт программасы буенча 900 квадрат метрны тәшкил итүче эш күләме көтеп тора. Быелгы язда Актанышның үзәк урамнары, аскы Актаныштагы юллар, 57 бистәдәге Гамил Авзал урамы төзекләндереләчәк.
Эшнең сыйфатына игътибар итәбез. Чөнки быел юллар шактый ватылды, һава торышының кинәт үзгәреп торуы асфальтның бөтенлегенә начар йогынты ясады.
Төзекләндерү алып баруга бернинди комачаулык юк. Техникаларыбыз җитәрлек: Беларус- МТЗ тракторы, йөк төягеч машинабыз, КамАЗ автомобильләре, катокларыбыз бар. 7 кешелек бригада белән эшлибез, – ди мастер Ранит Хафизов.
Төзүчеләр чокыр ямау технологиясен төгәл үтиләр. Юллардагы тишекләр башта фреза белән шакмаклап кисеп алына, аннан көчле һава агымы белән өрдереп чистартыла. Битум эмульсиясе белән буягач, өстенә заводтан гына китерелгән кайнар асфальт салына. Төзүчеләр әлеге ремонт бер сезонга җитә, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев