Актанышта җәмәгать бәдрәфе эшли башлады
Актанышка читтән кайткан кунаклар, авылдан район үзәгенә эш белән килүчеләр җәмәгать бәдрәфе булмаудан зарланалар иде. Моңа бәйле канәгатьсезлек сүзләрен халыктан еш ишетергә туры килде. Халык үтенечен истә тотып, Актанышта автовокзал һәм базар арасында бәдрәф җәмәгать бәдрәфе эшли башлады.
Җәмәгать бәдрәфе булмау бигрәк тә авылдан килүчеләр өчен уңайсызлык тудырды. Моңа кагылышлы шикаять сүзләрен “Халык контроле“ системасына юллаучылар да булды. "Актаныш-информ" укучыларыбыз да бу хакта бик еш шикаятьләрен белдерделәр.
Халык үтенечен истә тотып, Актанышта автовокзал һәм базар арасында бәдрәф җәмәгать бәдрәфе эшли башлады.
Аның өчен җаваплы Римфа Мингазова бәдрәф эчен күрсәтте. Биредә чиста, пөхтә, өч кабина эшли, кул юуу урыннары бар. Сабын да куелган.
-Көн саен утызлап кеше керә. Иртәнге 8:00 сәгатьтә ачам, кичке якта бу тирәдә йөрүчеләр кимегәч, 15:00 сәгать тирәсендә ябам. Иртән һәм кайтып киткәндә яхшылап юып чыгам,- ди Римфа апа.
Бәдрәфкә керү аз да түгел, күп тә түгел, 20 сум. Кысталып, интегеп йөрмәгез, туры шушында килегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев