Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Актаныштагы төзелеш мәйданчыклары: эшләр кайчан тәмамланачак?

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш инспекциясе (ГИСУ) җитәкчесе Ильнар Хафизов белән берлектә, районның төп объектларында бара торган эшләрнең барышын тикшерде.

 

Рәсми сәфәр барышында алар гимназия-интернатта булдылар. Әлеге уку йортында бүгенге көндә ашханә блогына капиталь ремонт ясала. Шулай ук комиссия 57нче кварталда төзелүче яңа парк мәйданчыгын карап үтте.

Җитәкчеләр башка социаль әһәмияткә ия объектлардагы төзелеш-ремонт эшләренең барышы белән дә җентекләп танышты. Очрашуда эшләрнең үтәлеш сроклары, сыйфаты һәм бюджет мәсьәләләре каралды. Эш процессын тизләтү һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

Руслан Усманов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев