Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Юллар яхшы булса, бар тармак алга китә: Бүген юл төзүчеләрне хөрмәтләделәр

Октябрь аеның өченче якшәмбесе- Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, автомобиль трассалары, күперләр, тоннельләр һәм башка корылмалар төзүче һәм проектлаучы белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Нәкъ бәйрәм алдыннан «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы Актаныш бүлекчәсе төзүчеләрен Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге эш фронты гөрләгән вакытта котларга килде.

Октябрь аеның өченче якшәмбесе- Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Нәкъ бәйрәм алдыннан «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы Актаныш бүлекчәсе «Актаныш-Пучы-Бүләк» юлының «Уразай- Такталачык» өлешен төзүне тәмамлап килә.

Юл төзүчеләрнең йөзләре якты, ничәмә-ничә еллар шушы төбәктә яшәүчеләрнең үзәгенә үткән сикәлтәле юллар хәзер бөтенләй башка,, өр-яңа. Юл төзелешенең барлык таләпләрен төгәл үтәп, сыйфатлы асфальт салып чыкты алар.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов юл төзүчеләрнең хезмәтенә барлык райондашлар исеменнән рәхмәт белдерде, якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үзенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Район эчендә, авыл җирлекләрендә юллар яхшы булса, барлык тармакларда да эшчәнлек алга китә, нәтиҗәсе дә була. Юл төзүчеләр бик тыйнак, әмма эшләгән эшләре халыкка кирәкле һәм файда китерә торган. Үзегез салган юллардан сөенеп, горурланып үтәргә язсын, сез төзегән юллардан халкыбыз исән-сау йөрсен. Бәйрәмегез белән, сау-сәламәт булыгыз, хезмәт хакларыгызының файдасын күреп яшәгез!- диде Ленар Зарипов Актаныш төзүчеләренә.

«Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин 2024 елга куелган максатларга ирештек дип, кул астындагы юл төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Безнең оешмага Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары карый, 2024 елда иң зур эш күләме Актаныш районына туры килде. Тиздән «Такталачык-Уразай» юлын куллануга тапшырачакбыз. «Такталачык-Теләкәй» арасын ремонтлап куябыз. Кадрлар белән проблема бар иде, аларны да уңай хәл иттек.

Егетләр, хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алдынгыларны бәйрәм алдыннан үзебездә дә котлаячакбыз, – диде Марат Марс улы.

Тракторчы Марат Маликов, юл эшчесе Рабис Акмалов, машинист Илсур Халиков, пешекче Ләйсән Таһирова,

машина йөртүче Артур Муллахмәтовка Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәхмәт хатларын тапшырылды.

Хезмәтләрен хөрмәтләп язылган әлеге дәрәҗәле котлауда мондый юллар бар:

Сезгә озак еллар профессиональ дәрәҗәдә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. 

Сез эш сөючән, белемегезне һәм көчегезне кызганмыйча, үзегезгә йөкләнгән вазыйфаны төгәл башкарасыз. Тапшырылган бурычыгызга намус белән крап, көндәлек эшегезне чын күңелдән бирелеп эшләвегезне югары бәялим.  

 

Тантаналы чарада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов катнашты.

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев