Районда киң колачлы төзелеш: социаль объектлардан инженерлык челтәрләренә кадәр
Төзүчеләр көне алдыннан Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев белән әңгәмә кордык.
Актаныш районында алып барылган төзелеш эшләре, дәүләт программалары һәм юллар торышы турында фикерләре турында әңгәмәбезнең башы шушында: сылтама
Хәрби комиссариат бинасы заманча таләпләргә туры китереп яңартыла
— Илфак Шамилович, хәзерге вакытта хәрби комиссариат бинасында төзекләндерү эшләре ни дәрәҗәдә?
— Бүгенге көндә хәрби комиссариат бинасында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бу гади ремонт кына түгел: бинаны түбәсеннән алып фундаментына кадәр яңарту каралган. Шулай ук махсус элемтә системаларын кертү дә планлаштырыла. Проектның гомуми бәясе — 45 миллион сум.
— Әлеге объектта “Уңайлы мохит” булдыру да каралганмы?
— Әлбәттә. Безнең өчен бу бик мөһим юнәлеш. МХОдан кайткан, инвалидлык алган егетләребез бар. Алар өчен уңайлы мохит — керү юллары, махсус җиһазландырылган санитар бүлмәләр — барысы да булачак.
Мәгариф һәм социаль объектлар
— Мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?
— Алдагы елга “Пищеблоклар” программасы кысаларында Пучы мәктәбе планга кертелде, хәзер смета эшләре бара. Моннан тыш, гимназия һәм Күҗәкә мәктәбенең ашханәләре тулысынча ремонтланачак, яңа җиһазлар куелачак. Бу эшләргә 30 миллион сумнан артык акча каралган.

— Чистарту корылмалары буенча проект турында да сөйләп китсәгез иде.
— Бу — күптән көтелгән проект. Быел проектлаштыру эшләре тәмамланачак, моңа өстәмә рәвештә 30 миллион сум бүленде. Киләсе елга төп максат — әлеге объектны төзелеш программасына кертү. Аның бәясе 500 миллион сумнан артып китәчәк.
— Районда башка нинди зур төзелеш һәм ремонт эшләре планлаштырыла?
— Безнең алда Яңа Әлем мәктәбенең ремонтын тәмамлау, башка мәктәпләрдә дә ремонт эшләрен планлаштыру бурычы тора.
Шулай ук Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортын яңарту өчен дизайн-проект әзерлибез, киләсе елга аны программага кертергә ниятлибез.
— Инженерлык челтәрләрен яңарту буенча нинди эшләр башкарыла?
— Канализация системасын тулысынча яңарту программасы гамәлгә ашырыла. Быел бу эшләргә 100 миллион сум каралган, һәм челтәрләрне тулысынча алыштырып бетерәбез. Алга таба һәр йортны һәм социаль объектны яңа системаға тоташтыру планлаштырыла, бу якынча 40 миллион сум таләп итәчәк.
— Авыл җирлекләрендә нинди үзгәрешләр бар?
— Авыл советлары биналарын төзекләндерү программасы буенча Иске Байсар авылында яңа бина төзелеп килә. Аның бәясе 12 миллион сумнан артык, һәм төзелеш эшләре тәмамлану стадиясендә.

Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев