Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзекләндерелгән «Иман» комплексында яңа уку елы башлануга 250 бала спорт белән шөгыльләнәчәк

Актаныштагы сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районыбыздагы төзелеш эшләре белән дә танышты. «Иман» спорткомплексы төзекләндерелгәннән соң 250 баланы үзендә кабул итә алачак. Әлфия Гомәр кызы төзелеш барышыннан канәгать калды.

Бүген «Иман» спорт сараенда капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Төзекләндерү барышында спорт залының беренче каты, аерым алганда барлык бүлмә-кабинетлар ремонтлана. Икенче, өченче катлардагы тулай торак бүлмәләренә дә төзекләндерү уздырыла.

Төзекләндерүнең гомуми суммасы 25 миллион сумны тәшкил итә. Финанслар Татарстан Республикасында гамәлдә булган төрле программалар ярдәмендә бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы да төзелеш барышына саллы ярдәм күрсәтелә.

Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов таныштырды. 

- Төзелеш эшләренең яртысы тәмамланды, 10 миллион сум акча үзләштерелде,- диде Рөстәм Алмаз улы Әлфия Когогинаның сорауларына ачыклык кертеп.

Уку елы тәмамлануга, май аенда «Строймаг» ҖЧҖ төзелеш эшләрен башлап җибәргән. Тәрәзәләр тулысынча алыштырылган, эчке сылау, тигезләү эшләре, җылылык системасын алыштыру әле дәвам итә.

Төзүчеләр «Иман» спорт сараен яңа уку елына өлгертергә исәпли. 1 сентябрьдән яңартылган, заманча җиһазлар белән тулыландырылган спорткомплекс укучыларны, яшьләрне кабул итәчәк. Биредә балалар һәм яшүсмерләр милли көрәш, волейбол, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча дәресләрдә шөгыльләнәчәк.

Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев әйтүенә караганда «Иман»да 250 бала сәламәт яшәү рәвешенә, спорт һәм физкультурага тартылачак. 

- Балаларның яңа уку елыннан яхшы шартларда спорт белән шөгыльләнүе бик матур күренеш!- дип Әлфия Гомәр кызы актанышлылар эшчәнлеген бәяләде. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев