Иске Сәфәр мәктәбе райондагы гаилә башлыкларын Әтиләр Советына җыйды
Бүген Иске Сәфәр мәктәбендә күптән түгел булып үткән россиякүләм Әтиләр көне уңаеннан районкүләм Әтиләр советының 2024-2025 уку елында беренче утырышы узды. Очрашуда Актаныш районы мәктәпләренең Әтиләр советы җитәкчеләре, директорлар катнашты.
Иске Сәфәр мәктәбе коллективы районкүләм Әтиләр Советы утырышына ныклы әзерлек белән килгән. Авыл мәдәният йортына килеп керүгә кунакларны укучылар шигырьләр, җырлар белән каршылап сәламләделәр, татар халкының бренд ризыгы- чәкчәктән авыз иттерделәр.
Фойеда кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Мәктәп директоры Ландыш Закирова әлеге күргәзмәдәге кул эшләре, аларның авторлары булган укучыларның ата-аналары булуын әйтте.
Айгөл Раянова иҗат эшләре белән таныштырырга үзе дә килгән. Тегү-чигү эшләре остасы чәчәк рәвешендәге лампа-люстралар ясау белән мавыга, кирәксә, балаларга да өйрәтә ала.
Милли чигүле мендәрләр, сумка- ридикюльләр, сөлге, халатлар тегүче Резеда Габдрахманованың да биредә иҗат җимешләре урын алган. Төрле ысул белән ясалган, бәйләнгән, тегелгән, тукылган эшләнмәләрнең кайсына гына карама, матурлык, иҗадилык бөркелеп тора.
Мәктәп директорлары рәсем сәнгате, агач эше белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәтләренә дә таң калды. Бар нәрсә кибеттә сатылган заманда укучыларның күңелләрен биреп менә шундый могҗизалар тудыруы педагогларның кул эшләренә мәхәббәт уятуына нык бәйле.
Иске Сәфәр мәдәният йортындагы музей һаман да экскурсиягә килүчеләрне гаҗәпләндерә бирә.
Инде 30 елдан артык тарихы булган музейда авылның табигате, урман-кырларында яшәүче җәнлек-хайваннары, авылның барлыкка килү тарихы, үткәне-бүгенгесе чагыла.
Мәдәният йортының тамаша залында узачак пленар өлештә дә укучылар, укытучылар клуб хезмәткәрләре белән берлектә җирлекнең Болгар бабаларыбыздан хәзерге көннәргә кадәр булган тарихын гәүдәләндерделәр.
Концертта мәктәпнең сәләтле балалары гына түгел, әти-әниләр, укытучылар да бик матур чыгыш ясадылар. Гаилә белән башкарылган номерлар аеруча күңелгә кереп калды.
Мондый чаралардан беркадәр читтәрәк калырга тырышкан әтиләр дә ул-кызларын җитәкләп сәхнәгә чыкты. Көчле затларның оялу-кыенсынулар берничә минуттан юкка да чыкты.
Тамашачылар әтиле-уллы Булат- Раяз Фатыйховлар, Мирзахановлар, Туктаровлар, Нургалиевлар, Габдуллиннар, Салиховларны алкышлар белән сәхнә артына озатты.
Гаилә башлыклары- әниләрнең, балаларның ныклы терәк, кайгыртучылары булырга тиешле әтиләр соңгы вакытта дилбегәне нәфис затларга тапшыра, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерә башлады. Буыннан-буынга күчә барган гаилә традицияләрен торгызу, ныгыту, саклау, ир-егетләрнең гаиләдә абруен арттыру- Әтиләр Советларының төп максаты.
Иске Сәфәр мәктәбенең Әтиләр Советы җитәкчесе, укытучы, өч бала әтисе Илнар Салихов мәктәптә барлык чараларның әтиләр белән берлектә алып барылуын әйтте.
Балалар бакчасы һәм мәктәпнең Әтиләр советы хуҗалык эшләрен алып баруда ярдәм итәләр, экологик акцияләрдә, спорт ярышларында, районкүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсында актив катнашалар.
Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова әлеге совет утырышының җәйге ялга йомгак ясау, шул ук вакытта алга таба планнар билгели торган мөһим вакыйга дип бәяләде.
Әтиләрне зурлау, хөрмәтләү бик кирәкле гамәл. Чөнки әтиләрдән башка тәрбия тулы була алмый. Әтиләргә район мәгариф идарәсе, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе исеменнән әйтәсе теләкләребез бар. Барыбызның да төп максаты- киләчәк буынны сәламәт, акыллы итеп тәрбияләү,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Бүген җитәкчеләрне балалар иминлеге һәм тәрбия дәрәҗәсе бигрәк тә борчый. Юкка гына утырышка Актаныш районы полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев белән ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев чакырылмаган иде.
Хокук сакчылары районыбызның барлык авыл һәм район үзәге мәктәпләреннән килгән әтиләргә балалар катнашындагы административ хокук бозулар, җинаятьләр хакында сөйләделәр. Кызганыч, әле тәрбия өлкәсендә эшлисе дә эшлисе.
Марат Рафаэль улы тәртип бозуларга иң беренче чиратта, телефонның йогынтысы бик зур дип ассызыклады. Өлкәннәрне дә, балаларны да дистанцион җинаятьләр ятьмәсенә эләгүдән сакланырга кушты. Быел мәсәлән, укытучылар, җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә мошенниклардан алдану, зур күләмдә акчларын югалту очраклары теркәлгән, бу- җинаятьчеләрнең никадәр камил ысуллар белән халыкны алдавы турында ачык сөйли.
Исерек килеш руль артына утыру, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә учетка бастырылу, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуның баланың киләчәк язмышына балта чабуына тиң вакыйга икәнлеген сөйләде. Хәтта әти кешенең кабат эчеп руль артына утыруы, җинаять җаваплылыгына тартылуы баласы үсеп җитеп югары уку йортына кергәндә аңа кара тап булып ияреп бара. Әтиләр нинди дә булса гамәл кылганчы, газизләре турында онтымасыннар иде.
Балаларны, яшүсмерләрне күбрәк төрле шөгыльләргә, бигрәк тә малайларны спортка тарту буш вакытларын файдалы үткәрү белән бергә характерларын да уңай яктан тәрбияли, диде Марат Минһаҗев.
Ләйсән Газизова фотолары
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде.
Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев